21 ноябрь - салым органнары хезмәткәрләре көне
Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән 21 ноябрьдә билгеләнеп үтелүче һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясенең салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз! Сез районның, республикабызның һәм тулаем илебезнең икътисадый иминлеге гаранты буларак, иң мөһим бурычларның берсен үтисез. Сезнең эшчәнлегегез финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә, уңай социаль-икътисадый вәзгыять булдыруга һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга йогынты ясый. Үз хезмәтегезгә һөнәри якын килүегез һәм хезмәт бурычларыгызны җаваплы башкаруыгыз өчен рәхмәт! Бәйрәм белән котлап, барлык салым органнары хезмәткәрләренә һәм шушы өлкә ветераннарына нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, югары нәтиҗәләр һәм хезмәт эшчәнлегегездә уңышлар телибез!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев