21 сентябрь – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле урман хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Урман- җир йөзенең тиңсез байлыгы. Сез шушы яшел хәзинәне саклау, арттыру юнәлешендә җаваплы һәм намуслы эш башкарасыз, табигать гүзәллеген һәм байлыгын киләчәк буыннар өчен саклыйсыз.Һөнәри осталыгыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм тугрылылыгыз өчен рәхмәт сезгә! Бәйрәм уңаеннан барыгызга да күңел күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаиләләрегезгә иминлек, һәр башлангычта уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телибез!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев