22 декабрь -энергетиклар көне
Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле энергетиклар һәм әлеге тармак ветераннары! һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Оешма һәм предприятиеләрнең тотрыклы эшләвен, халыкның тормыш-көнкүреш уңайлылыгын тәэмин итүне энергетиклар хезмәтеннән башка күз алдына да китерүе кыен. Һәр кешенең тормыш сыйфаты турыдан-туры сезнең эшегезгә бәйле. Сезнең ярдәм белән оешмалар,йортлар тотрыклы, ышанычлы һәм куркынычсыз электр энергиясе белән тәэмин ителә. Бу бәйрәм көнендә сезгә һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.
Тармакның барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, яңа казанышлар, бәхет, иминлек, хезмәт уңышлары телибез!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев