Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне

Онытырга хакыбыз юк

 22нче июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы булып тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне. Яу кырында ятып калганнарны искә алу көне. 1941 елның 22 июнендә илебез тарихында иң канкойгыч сугыш – Бөек Ватан сугышы башлана. Советлар иле 27 миллионга якын улын һәм кызын югалта. Сугыш илебезгә кан коюлар, гөнаһсыз җаннарның кыелуын, ятимлек, ачлык-ялангачлык алып килде. Мәхшәр үзәгендә кайнаган яшь егетләр, яшь кызлар – бүген инде чал чәчле әби-бабайлар. Җиңү таңын китергән сугыш һәм тыл ветераннары! Сезнең алда хөрмәт белән баш иябез. Чиксез рәхмәт хисләре аша сезгә якты таңнар, имин тормыш, аяз күк йөзе телибез.Тыныч, бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык юлдаш булсын! Барыбызның да теләк бер: ил-көннәр тыныч, күкләребез аяз булсын, мондый афәтне башка күрергә язмасын! Без Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең иреге өчен башын салган ватандашларыбыз истәлегенә лаеклы булырга тиешбез.
Үлгәннәргә һәм исәннәргә мәңгелек дан!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев