Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

26 апрель – Радиацион авария һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне

Бүген Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтен искә алу көне

  1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Реактор шартлау нәтиҗәсендә 26 кеше үлә, 184 кеше көчле нурланыш ала. Әлеге радиация һәлакәте бөтен дөньяны тетрәндерде. Радиоактив пычрану зонасында 11695 авыл һәм шәһәр була. Нәтиҗәдә БДБ илләренең 13 өлкәсе, 17 ил радиоактив матдәләр белән пычрана.  Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә, шул исәптән республикабыздан 12 меңгә якын кеше катнаша. Әлеге “үле зонага” Саба  районыннан да уннан артык кеше җибәрелә.

Килә­чә­ге­без хакына гомерен, сәламәтлеген аямаган чер­нобыльчеләрне беркайчан да онытмасак, аларга карата игътибарлы булсак иде.

Фото https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2191047.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев