Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

27 декабрь - коткаручылар көне

Ел саен 27 декабрьдә коткаручылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

   Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары су баскан, янгын чыккан, табигать бәла-казалары булган очракларда, аварияләрдә кешеләргә беренчеләр булып ярдәмгә киләләр һәм, кирәк икән, кичектергесез медицина ярдәме дә күрсәтәләр, иң катлаулы шартларда да кеше гомерен саклап калу өчен көрәшәләр. Хөрмәтле коткаручылар! Сез-курку белмәс һөнәр ияләре. Үз тормышыгызны куркыныч астына куеп, ярдәмгә ашыгасыз. Сез коткарган кешеләрнең ихлас рәхмәте үзегезне дә бәла-казалардан сакласын! Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, мөмкин кадәр куркынычсыз эшчәнлек, иминлек телибез!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев