27 декабрьдә Россиядә Коткаручылар көне билгеләп үтелә
Район яңалыклары

27 декабрьдә Россиядә Коткаручылар көне билгеләп үтелә

Һөнәри бәйрәм котлавы

 Коткаручы һөнәре - иң куркыныч һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе. Иң катлаулы хәлләрдә, безнең илдә генә түгел, хәтта чит илләрдә килеп чыккан авария, гадәттән тыш хәл, янгыннарда иң беренче ярдәмгә ашыгучылар алар. Табигый бәла-казамы, техноген һәлакәт, давыл, вулкан атылу, су басумы - коткаручылар бә­лагә очраган кешеләргә ярдәм кулы суза, мең­ләгән кешеләрнең гомерен саклап кала.
Әлеге куркусыз, батыр һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Кыюлыгыгыз һәм һөнәрегезгә тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез!


Нет комментариев