Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

27 март – Росгвардиячеләр көне

Гвардия, яшьгвардиячеләр... Бик горур яңгыраучы сүзләр. Гаскәриләрдә иң яхшы әзерлекле частьлар шулай аталган. 2016 елда илдәге эчке тәртипне саклау өчен оештырылган көч структурасына да Росгвардия исеме бирелде. Аның составына ведомстводан тыш сак органнары, корал әйләнеше өлкәсе хезмәткәрләре дә керде.

“Кайберәүләр полиция белән росгвардиячеләрне бутый. Ул – аерым вәкаләтләргә ия подразделение. Росгвардиянең барлыкка килүенә җәмгыять иминлегенә янаучы террорчылык, экстремизм күренешләре, төрле тәртипсезлекләр оештыру максатын күздә тоткан радикаль элементлар сәбәпче булды. Хәзер алар үз бурычларын яңа таләпләргә туры китереп үти. Сак органнары да тәүлек әйләнәсе кизү торучы, яхшы кадрлар һәм техник потенциалга ия мобиль төркем булып санала. Шуңа да аларның Росгвардиядә булуы табигый”,– ди Саба ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Айдар Галиев.

Коллектив, гадәттәгечә, үзенә тапшырылган объектларның ышанычлы саклануын тәэмин итә. Соңгы елларда террорлык актларына каршы торуга бәйле рәвештә сак хезмәтенә тапшырылган объектлар саны арткан. Мәгариф учреждениеләре һәм башка халык күп була торган биналар автомат сигнал чаралары ярдәмендә саклауга алынган.

“Хезмәтебезнең абруе зур, 2021 елда 24 яңа объект милкен безгә ышанып тапшырды. Эчке эшләр бүлеге, утлы коралга лицензия-рөхсәт бирү инспекторлары белән актив хезмәттәшлек итәбез. Махсус күрсәтмә нигезендә ау мылтыгы иясе буларак учетта торучыларда корал сакланышын тикшерәбез. Массакүләм чараларда полициягә тәртип саклауда булышабыз. Коллектив бердәм, пультта кизү торучылар төгәл инструкция нигезендә эш итә”,– ди бүлекнең үзәкләштерелгән сак пульты башлыгы Дамир Сафиуллин.

Инспектор Данил Дәүләтшин дежур экипажның эшчәнлеге белән чынбарлыкка туры китерелгән режимда таныштырды. Ягъни пультта утыручы Гөлнур Шәмсиева Сабадагы кибетләрнең берсендә тревога сигналы эшли башлавын күреп алганнан соң, Илһам Мәҗитов, Альфир Рәхмәтуллин экипажына хәбәр итте. Алар сиренаны кушып шунда ашыкты. Килеп җитү өчен ярты минут җитте.

Кибеткә керүче чынбарлыкта булган тәкъдирдә дә ул урлашу адымы ясарга өлгерми калачак иде. Гомумән, бер кулы пешкәннәр тәүбәгә килеп, саклана торган объектларны урап узалар икән. Бәласеннән башаяк, янәсе.

“Пульт дежурныйларының бишесе дә әйбәт эшли. Яңа эшкә керүчеләр вазифасының асылына тиз төшенә. Берсенә дә кисәтүләр бирелгәне юк, сигналларга кичекмәстән реакция ясыйлар. Гражданнар алдында һөнәри бурычларын намус белән үтиләр”,– ди Дамир Сафиуллин алар турында.

Бүлек хезмәткәрләре ял вакытында спорт белән шөгыльләнә. Турникта тартыла, гер күтәрә. Электрон пистолеттан атып та осталыгын ныгыта. Кыскасы, алар кыен вәзгыятьләргә һәрвакыт әзер.

2022 елда сак астына алынган объектларда сигнал системасы эшләп китүнең 35 очрагы теркәлгән. Шуның 15е милек хуҗалары гаебе белән, 12се – электр тогы бетү, 6сы техник чаралардагы төзексезлек сәбәпле килеп чыккан. Законсыз үтеп керү очраклары булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев