29 октябрь - автомобиль транспорты һәм ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре көне
Һөнәри бәйрәм котлаулары
Хөрмәтле автомобиль транспорты һәм ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре!
Сезне 29 октябрьдә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәрегез белән ихлас котлыйбыз. Районыбызның икътисадый һәм имин тормышы хакына зур эш башкарасыз. Сезнең коллективларны ышанып тапшырылган эш өчен җаваплылык хисе һәм оешканлык берләштерә.Транспорт йөртүчеләрнең һәм Росгвардиячеләрнең тырышлыгы белән район халык хуҗалыгының тотрыклы эшчәнлеге тәэмин ителә. Алга таба да бурычларыгызны уңышлы башкарачагыгызга ышаныч белдерәбез. Җаваплы эшләрегездә уңышлар, барыгызга да һәм шушы һөнәрләргә гомерләрен багышлаган ветераннарга сәламәтлек, бәхет телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев