Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Егерменче гасырның беренче яртысындагы репрессия фаҗигасе илнең күп кешеләре язмышына кагыла, бер гаепсез кешеләр кулга алына, яшәгән урыныннан күчерелә, атып үтерелә.

Егерменче  гасырның беренче  яртысындагы репрессия фаҗигасе илнең күп кешеләре язмышына кагыла, бер гаепсез кешеләр кулга алына, яшәгән урыныннан күчерелә, атып үтерелә. Сугыш алды елларында ачлыктан тилмергән кешеләрне басуда коелган башак, бәрәңге җыйган өчен дә төрмәләргә озаталар.  Сакланган документлар буенча 1921-953 елларда 4 миллионнан артык кеше нахакка репрессияләнгән. Халык дошманына әверелү өчен кайвакытта бер әләк тә җиткән.   Хәзерге  вакытта районыбызда репрессия  корбаннары буларак  акланган  8 кеше   яши: Эзмәдән  1937  елгы  Кафия Баһаветдинова, Тенекидән Мөнәвәрә Рәхимҗанова,  Сабадан  Луиза Вәлмиева, Шәмәрдәннән Юрий Грибов, Тамара  Смышляева, Роза Тапайкина,  Разия  Хәкимова, Сәйдә Латыйпова. “Тырыш булганга бездән көнләшкәннәр, әтине Елыштан төнлә алып чыгып китүләре дә көнчелек аркасында була. Әтине 1938 елда кулга алалар, яшерелгән алтын эзләп йомгакларга кадәр сүтеп бетерәләр”,– дип  сөйли Сәйдә Латыйпова. Әләк, хөсет, рыя, көнчелек,  яла  ягу үзара дошманлык  кына  тудыра. Нахак сүз гаиләләрне дә тарката. Әгәр кешеләрдә шушы чирләр булмаса, “халык дошманнары” да 4  миллионнан артып  китмәс, атып үтерелгәннәре 800 меңгә  җитмәс  иде. Саба районыннан 398 кеше нахакка гаепләнүе  аркасында әнә шулай аларның балалары да газап   күрә.(Тулырак район газетасында).

                                                                  Юрий Грибов

                                              Кафия Багаветдинова

                                                Тамара Смышляева

                                             Роза Тапайкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев