4 майдан 10 майга кадәр магнит давыллары көтелә
Район яңалыклары

4 майдан 10 майга кадәр магнит давыллары көтелә

Магнит давылы вакытында сәламәтлегегезне саклагыз!

   Кичә, ягъни якшәмбе көнне, аз гына магнит давылы билгеләп үтелде.  Дүшәмбе һәм сишәмбе, 4 һәм 5 май көннәрендә, магнит кыры тыныч булыр дип, фаразлана.

   Россия фәннәр академиясенең космик тикшеренүләр институтының кояш астрономиясе лабораториясе фаразлары буенча, чәршәмбе, 6 майда да тыныч хәл көтелә. Ә менә пәнҗешәмбе көнне, 7 майда, безне тагын магнит давылы көтелә. 


Нет комментариев