5 декабрь -волонтерлар көне
Хәзер тормышыбызны алардан башка күз алдына да китереп булмый
Ел саен 5 декабрьдә Россиядә Президентының 2017 елның 27 ноябрендәге 572 номерлы Указы нигезендә Волонтерлар көне билгеләп үтелә.
Асылда волонтерлар хәрәкәте гражданнарның тәүләүсез нигездә социаль яктан мөһим булган проектларны тормышка ашыруда ярдәм итүенә нигезләнә. Бу хәрәкәт тормышның төрле өлкәләрен үз эченә ала һәм гражданлык җәмгыятенең мөһим өлеше булып тора. Соңгы елда районыбызда яшәүчеләрнең барысы да волонтерлар булды. Аларны махсус хәрби операция катнашучы райондашларыбызга ярдәм итү теләге берләштерде. Һәркем бу игелекле эшкә үз өлешен кертергә омтыла. Авылларда оештырылган штабларда аларның тырышлыгы белән гуманитар ярдәм җыела, волонтерлар солдатлар өчен маскировка челтәрләрен үрүдә, окоп шәмнәрен ясауда эшлиләр, егетләребезгә туган йорт җылысын һәм сәламнәрен җиткергән ризыклар, җылы киемнәр әзерләп озатыла. Барлык волонтерларга игелекле йөрәкләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсебез килә.
Россиядә волонтерлык 2000 еллар башыннан актив үсә, ул вакытта мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлтелгән күпсанлы иҗтимагый оешмалар һәм инициативалар төзелә. Россиядә волонтерлык хәрәкәте иң масштаблы эш күрсәткән вакыйгаларның берсе – 2014 елда Сочида Олимпия уеннары, анда меңләгән кеше волонтер буларак катнашкан.
- Мәдәният волонтерлыгы
- Социаль волонтерлык
- Экологик волонтерлык
- Медицина волонтерлыгы
- Патриотик волонтерлык
- Спорт волонтерлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев