5 июнь — Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне
Ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә, Россиядә әлеге көн экологлар бәйрәме буларак та үзенчәлекле. XXI гасыр башында дөньяда экологик халәт кискен начарлана башлады. Шуңа да төп мәсьәлә – әйләнә-тирә мохитне саклау хакына табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру. Соңгы елларда сабалылар табигатебезнең чисталыгы үзләренә бәйле икәнен аңлый башлады. Ничек кенә булмасын, бакча артларын, елга буйларын чүплеккә әйләндерү гадәтеннән арынып киләбез.
Шулай да көнкүреш, төзү материалы калдыкларын машиналарга төйи торып та, махсус полигоннарга илтергә иренүчеләр ара-тирә булып тора әле. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе белгече Ришат Билалов белән 2 июньдә үткәрелгән рейд та моны ачык күрсәтте. Көек авылына җитәрәк агачлык эчендәге ерганак башларына кемнәрдер капчык-капчык черек бәрәңге, полиэтилен капларда чүп-чар, панель калдыклары, тәрәзә кысалары китереп ташлаганнар. Һич югы, бәрәңгесен бушатып, ак капчыкларын үзләре белән алсалар да, табигать болай ук ямьсезләнмәс иде (фотода). “Калдыкларның федераль классификация каталогы буенча аерылганлыгын кайберәүләр аңлап та бетерми. Бер-ике елда чери торган чүпкә 100 елдан соң гына таркалучан полиэтилен, пластик әйберләр иярә икән, бу инде әйләнә-тирә мохиткә зыян салу дигән сүз. 2019 елның 1 гыйнварыннан кертелгән яңа кагыйдәдәр нигезендә чүп бары тик полигоннарга гына китерелергә һәм калдыклы җитештерү алып баручылар төбәк операторы белән килешү нигезендә эшләргә тиеш”,– ди Ришат Билалов.
Хәзер әйләнә-тирә мохитне пычратучыларны һавадан да күзәтәләр, контрольлек итү органнар да нәтиҗәле эшли. 2020 елда районда 100дән артык тикшерү үткәрелеп, табигать саклау законнары таләпләрен үтәмәүнең 56 очрагы ачыкланган. Гаеплеләргә 117 мең сум штраф салынган. Кече һәм урта бизнес субъектларына 25 административ беркетмә төзелгән. “Кайчак олы яшьтәгеләр дә ерганакка чүп түгә. Аларны, 80дә икәнлегенә ишарә белән, якларга теләүчеләр дә табыла. Ул чакта законда кешенең яше язылмаганлыгын, бары РФ гражданы буларак күрсәтелгәнлеген аңлатабыз. Штраф та нәтиҗәле, бу чара кешеләрне табигатьне пычратудан тиз туктата”,– ди эколог.
Әйләнә-тирә мохитне саклау көне алдыннан республикада санитар-экологик икеайлыкка да йомгак ясалды. Сабалылар да бу чорда территорияләрне тәртипкә китерделәр, чүп-чардан арындырдылар, агач-куаклар утыртылды. Өмәләрдә 5600дән артык кеше катнашты. Полигонга 3885 кубометр чүп-чар чыгарылды, моңа 93 техника җәлеп ителде. Районда 5574 төп агач һәм 167 куак утыртылды. Санкцияләнмәгән 44 чүп түгү урыны ачыкланды һәм бетерелде.
Әмма табигатькә каршы төп уйланылмаган сәясәт турында да онытмыйк. Әйтик, урманнарга җибәрелгән кабан дуңгызлары кайбер җәнлекләрне Кызыл китапка кертә. Үсемлекләр дөньясына урынсыз тыкшынуның ачык мисалы – Сосновский балтырганы. Ул терлекләргә мул азык булып чыкмады, тиз үрчеп, су буйларын басты. Соңгы елларда умартачылар чаң суга. Бал кортлары бетсә, кешелек тә 4 елдан артык яшәмәячәк, дигән бөек галим. Шуңа күрә акыл белән эш итик.
Икеайлык нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән муниципалитетларга бүләкләр тапшырылды. “Шәһәр тибындагы поселок, район үзәге, авыл” статуслы районнар төркемендә Саба муниципаль районы иң яхшысы дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев