Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

60 ел элек район газетасы ниләр язган?

Район газетасына 95 яшь тула!

Күңелләр күтәренке

  Урып-җыю  чорында шоферларга  да зур бурыч   йөкләнә. Һәр сәгать, һәр минут  кадерле  чак  бит. Һәр  көнне Шамил Хаҗиев, Фәрит Әхмәдуллин иптәшләр эшли торган  комбайннардан  400-450 центнер  ашлык ташыйм. Аларны тоткарсыз эшләтү өчен тырышам. Ә төнге  сменада дәүләт амбарларына  ашлык илтәм. Без, шоферлар,  КПСС Үзәк Комитетының июль Пленумы  карарларын  зур рухлану белән өйрәндек. Партиябез чакыруына җавап итеп, зур юбилейлар  елы  уңышын  тиз һәм югалтусыз җыю өчен тырышлыгыбызны  көннән-көн арттырабыз.

Миңлехан Садыйков.

“Марс”  колхозы шоферы.

Белмәсәгез – белегез

Түбән Шытсу сигезьеллык мәктәбендә профсоюзның отчет-сайлау  җыелышында иптәш И.Гордеев докладыннан бер өзек:

“Отчет чорындагы иң зур ким­че­лек­ләрнең берсе мәктәптә активлашып  киткән кайбер тавыш-гауга  яра­тучыларның жалобаларын тикшерү мәшәкатьләнү булды дияр идем мин. Мәктәп директоры В.Кувшиновның бөтен  семьясы белән  ай буе пионер лагерында бушка ашап ятуын  язып  җибәргәннәр бит,  адәм  көлкесе.  Сез әле лагерь тәртибен белмисез икән, җалоба иҗат итәргә яратучы кайбер иптәшләр. Рәхәтләнеп  шартлаганчы ашый торган урын бит ул лагерь.  Мин анда ун ел эшләдем. Әллә никадәр ак он, шикәр артып кала  иде. Үзара бүлешеп бетердек без  аны. Беркем жалоба язмады.  Рәхмәт кенә әйттеләр үземә. Ә сез белмәгән башыгыз белән жалоба язарга тотынасыз.  Моннан соң шәт андый эштән сак булырсыз  инде”.

“Чаян” искәрмәсе. Җалоба язуның  кирәге дә калмый шул болай булгач. Иптәш Гордеев коллектив  алдында  үзен фаш итеп әйбәт эшләгән.  

 “Җиңү байрагы”, 27 октябрь, 1965 ел.

Җилдәй оча Тимерхан

Безнең “Искра”  колхозына  килде  ул. Саба леспромхозыннан. “ЗИЛ” маркалы  машинасын  бик  җәһәт  йөртә  ул.  Берьюлы 55әр  центнер төяп, Шәмәрдән  ашлык  кабул итү пунктына  көн  саен бишәр  рейс  ясый. Искра”  колхозыннан дәүләткә ташылган ашлыкның 70 процент чамасын Тимерхан Садыйков  илтте.

Б.Шәвәлиев.

Газетада басылмаса да

Донаур (Донауровка. Теләче районындагы 80нче  елларда юкка чыккан  авыл – ред.) башлангыч мәктәбе   мөдире иптәш О.Маркелованың  эчү фактлары,  укучыларның  ата-аналары белән начар  мөгамәләдә булуы, масса-политик эштә катнашмавы турында редакциягә хат  килгән   иде. Ул район мәгариф  бүлеге тарафыннан тикшерелде, иптәш О.Маркеловага каты шелтә белдерелгән.

“Җиңү байрагы”, 15 июль, 1960 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев