Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

84 яшьлек сайлаучы Кәүсәрия апа Габдуллина: «Йөри алганда, сайлаулардан калмыйм»

Кәүсәрия ханым, өлкәннәргә хас булганча, сайлау участогына иртәнге якта ук килеп тавыш бирде.

«Ил башлыгын сайлаганда, авырый идем, ул вакытта да сайлаудан читтә калмадым, комиссиягә хәбәр иттем дә, өемә килеп тавыш бирдерттеләр. Бу юлы, Аллаһка шөкер, сайлау участогына үзем килә алдым, дус кызымны да иярттем әле, көннең матурлыгына хозурлана-хозурлана участокка бергәләп килдек. Ничек читтә каласың? Тормышларыбызга шөкер кыла торган. Басуларда игеннәр өлгерде, табыннарда нәрсә ашыйм дисәң шул бар. Инде дөньялар да тынычланса, тормышларыбыз түгәрәкләнер иде дим. Безнең яшьлек сугыштан соң чорга туры килде. Авырлыкларны да аз күрмәдек. Гомер буе Казахстанда яшәдем, монда күченеп кайтканыбызга бер 10 еллап бардыр. Үзем генә яшим, балаларым килеп хәлемне белеп торалар. Бүгенге көнемә хисапсыз шөкерләр кылам.Һәркемгә дә ана назын тоеп яшәргә язсын, бала хәсрәтләре күрергә язмасын. Тормышыбыз бүгенге кебек мул, бәрәкәтле булсын!» дип теләкләрен җиткерде ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев