Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Әби-бабабыз күргәннәр...

Җәйнең бер көнендә Югары Симеттә “Ак чехлар килгән” дигән шомлы хәбәр тарала...

  Егерменче гасыр башы.  Бөтен дөнья ап-ак  чәчәккә төренгән.  Болыннарда, урманда  күңелләрне  эретерлек  итеп кошлар  сайрый.  Хуш  исле  чәчәкләргә  кунып бал  кортлары  бызылдый.  Шундый  матур  җәйнең  бер  көнендә  Югары  Симеттә “Ак чехлар  килгән” дигән  шомлы  хәбәр  тарала.  Авыл  халкы аларның  Казанда талау, үтерү, көчләү белән шөгыльләнүе  турында  ишетеп белә.

Ак чехлар  Казанны  1918  елның  6-7  августында  басып ала.  Максатлары  –  яшь  Совет  иленә  каршы  көрәшү булса  да, алар  күбрәк  юлбасарлык итә. Байлык  туплап, эшелоннарга төяп,  тимер  юл  аша  үз  илләренә  озаталар. 

1919 елның  җәй башында Курса стан­циясенә ак чехлар төялгән эшелон  килә. Алар, коммунистларга  каршы  көрәшәбез дигән  сылтау  белән,  тирә-як  авылларга таралалар.  Бу  аяныч хәл  безнен Югары Симет  авылын да читләтеп узмый. Ак чехлар хәллерәк хуҗалыклы  кешеләрнең өйләреннән алтын-көмеш  эзлиләр, абзардагы  малларын  алып  китәләр.  Алар  безнең  әби-бабай йортына  да  керәләр.  Бу  вакытта  Зиатдин бабай  улы  Заһретдин  белән урманда умарталыкта була. Киленнәре Фатиха, бүтән  телдә  сөйләшүче  солдатлар  тавышын  ишетүгә, балалары белән  өйгә  кереп  кача. Ишек  алдында Камилә әби генә кала.  Бер солдат  белән  капрал аны  кырыйга  этеп  жибәреп, өйгә  кермәкче  булалар.  Шул вакытта  солдат әбинең  кулында көмеш  беләзек күреп ала. Алар икәүләшеп әбигә ташланалар. Камилә әби дә төшеп калганнардан булмый. Якында  абзар  коймасына сөяп  куелган  зур тәпәчне  алып, үзе аларның  кабыргаларын саный  башлый.  Шул  вакытта Зиатдин  бабай да кайтып  керә. Ул бу хәлне  күргәч,  лапаска  сөяп  куйган  сәнәкне  алып,  Камилә  әбине  якларга килә  башлый.  Солдатлар  ачуыннан  йөзе  кып-кызыл  булган  бабайны күреп,  котырган  үгездән  качкан  кебек,  чыгып йөгерәләр. Урамда бу тавышны  ишетеп, күршеләр, авыл  халкы  җыела. Берничә  ир-ат  кулында  сәнәк, көрәк була. Ә солдатлар тизрәк  ат  арбасына  утырып,  үзләренчә  нәрсәдер  кычкырып, мылтыклары белән  янап,  Курса  станциясенә китәләр.  Авыл халкы, әби-бабай  бу хәлләр  ничек  бетәр  икән  дип  шомланып,  куркып  көтә  башлый. Бер  көн уза,  ике, өч  көн.  Авылда беркем дә  күренми. Халык, шуның белән бетте дип, әби белән бабайны тынычландырырга  тырыша.  Сез  гаепле  түгел, алар  да  кешеләр бит, аңлаганнардыр, диләр. Ләкин  дүртенче таң тугач,  аяз  көнне  яшен  суккан  кебек,  Курса  станциясе юлыннан  ике олау  күренә. Алдагы пар  ат  җигелгән  олауда  дүрт  солдат  һәм  бер  офицер бара. Кап-кара  ат җигелгән  икенче  олау  арбасы  башында  башын  аска  игән, чәченә  чал  кергән,  урта  яшьләрдән олырак кучер утыра. Арба уртасына тимер рәшәткәләрдән  ясалган,  дурт-биш  кеше  сыярлык  читлек  беркетелгән  була.  Читлектән, тимергә  тимер  ышкылып,  шомлы, аяныч, җанны өзәрлек тавышлар  чыга. Моны ишетеп, кайгы килгәнне тойган кебек,  авылның барча этләре өрергә тотына. Кайберләре,  куркыныч хәбәрне сизепме, улый башлыйлар.  Солдатлар атларын  куа-куа,  тиз  арада  Зиатдин (Мөхәммәтзия  бабайны  авылда Зиатдин  дип йөрткәннәр)  бабайларның  капка  төбенә  килеп  тә  житәләр. Ә  бу  вакытта  әби  белән  бабай  оныклары  белән  чәй  эчеп  утыра. Куркыныч  хәбәр бик тиз  авылга  тарала. Ул  вакытта  Югары Симеттә  600ләп  хужалыкта 1300ләп   кеше яши. Өй  янына  халык  жыела.  Бөтенесенең  йөзендә  курку,  ачу,  кайгы, билгесезлек…  Кечкенә  балалар гына  чырык-чырык  көлеп, кычкырып  уйнап  йөриләр.  Солдатлар  өйгә килеп  керү  белән,  Зиатдин  бабайның  оныгы Яхья әтиләренә әйтергә  урманга чыгып  йөгерә. Өстәл  артында ашап  утырган  әби  белән  бабайны, дога  кылырга  да  бирмичә,  мылтыклары  белән  аркаларына  төртә-төртә,  башта  ишек  алдына,  аннан урамга  этеп  чыгаралар.  Камилә  әби  үксеп-үксеп  елый.  Аны  күреп  оныклары  да  еларга  тотына.  Бары  Зиатдин  бабай  гына  аска  карап, бер  сүз  эндәшмичә  чыга.  Аларны  тиз  арада   арбадагы  читлеккә  ябып  куялар.

Олырак  чиндагы  офицер  кесәсеннән  боерык  алып, үз  телләрендә  укып  чыга,  ә татар  кучеры  тәржемә итә. (Кирәк  вакытта ул тәржемәче дә булган). Хөкем карары түбәндәге тексттан тора: “Кызылларны  яклап  баш  күтәрүче һәм  ике  солдатны  кыйнаучы  (солдатлар,  бабай  белән  әби  аларны  куып  чыгаргач,  Курса  станциясендәге штабка  кереп шулай дип  сөйлиләр  һәм  чара  күрүләрен сорыйлар)  Зиатдин  белән  Камиләне   үлем  җәзасына  хөкем  итәргә. Асып  кую  ысулы  белән”.

Бу  хәбәрне  ишеткәч  Камилә әби тагын да катырак елый. Зиатдин  бабай: ”Күрәчәкне  күрми  гүргә  кереп  булмый. Аллага  тапшырдык”, – дип  әйтеп  куя.  Капка төбенә  халык  җыела.  Ир-атларның  усал  карашында  бу  гаделсезлекне күреп  тә  бернәрсә  дә эшли  алмаганнары  өчен  гарьләнү,  оялу  һәм  шул ук   вакытта үз гаиләләре өчен  курку да  сизелә.  Хатын-кызлар  башларын аска  иеп, рәшәткәле арбага  карарга да куркып, белгән  догаларын укыйлар.  Бөтенесенең дә күзләреннән  тамчы-тамчы яшь ага. Халык  дулкынлана  башлаганны  күреп, офицер  тиз  арада  солдатларга  кузгалырга  боерык  бирә. Еракта  урман  өсләрен  яктыртып  яшен  яшьни.  Ләкин  аның  тавышы  “Арбада  баручыларны  куркытырмын” дигән кебек  авылга  килеп җитми. Йомшак кына исеп торган  җил  кинәт  кенә  көчәеп  китә. Аяз  күкне кап-кара  болыт каплый. Ахунҗан чишмәсеннән чылтырап аккан судан “бәхил булыгыз, бәхил булыгыз” дигән тавышлар ишетелгәндәй була. Ә бормалы инеш суы зур ташларга бәрелеп, елаган бала тавышлары  чыгарып, күңелгә шом салып агуын дәвам итә. Кара болытлар, үзәкләрне  өзәрлек  кискен  жил,  ботакларын  аска игән  таллар,  зирек  агачлары,  инеш,  таулар, салкын  чишмә – бөтенесе: “Хаклык  сезнең  якта,  сез  гаепле  тугел.  Ходай  ярдәмен бирсен”,– дип  әйтәләр сыман. Авыл  халкы олауларны Чүриле тавы  өстенә  хәтле озата  бара. Кисәк  кенә  жил  басыла,  зур-зур  тамчылы   җылы  яңгыр  ява башлый. 

Бабай  башын  аска  игән, әби елаудан сулып, тынып  кала. Тынлыкны  бозып, олауның  кучеры  бабайдан: “Ни эшләп  тыныч  кына  яшәмичә, баш күтәрәсе  иттегез?» – дип  сорый.  Бабай  бу  хәлнең  ничек булганын сөйләп  бирә.  Моны  күреп  бер  ак  чех  солдаты  усал  итеп  кычкыра  башлый. Офицер: «Акырма, аларның  бит  бу  соңгы  юллары,  сөйләшеп  калсыннар”, –  дип туктата.

Олаулар  урманга  килеп  керә. Кучер  бабайга  карап: “ Сездән  сорау  алачаклар, шушылай  дип  жавап  бирегез!”  дип,  бөтенесен  өйрәтеп  бара.

Менә Курса станциясе.  Хөкем карарын  башкару өчен  җайланма  да  әзерләп  куйганнар. “Күрсеннәр” дип станция халкын да җыйганнар. Сорауны  ак  чехларның  югары дәрәҗәле  башлыклары  ала. Зиатдин  бабай аларга дөресен әйткән һәм кучер кушканча жавап биргән. Бабай бернинди баш күтәрү  булмаганлыгын,  тик  алар  үз мөлкәтен  талауга  ирек  бирмәгәннәрен  сөйләгән.  Баш  офицер  шунда  ук  солдатларны чакырып китерергә әмер бирә. Ә бабайларга  яла  яккан солдатлар  ерак  түгел  генә   бөтенесен  ишетеп, тагын  ялганлауның  мәгьнәсез  икәнлеген  белеп,  башларын  аска иеп басып торганнар. Баш  офицер  боларны   күреп: «Барысы  да  аңлашылды.  Күз  алдымнан   югалыгыз», –  дип  кычкыра.

Аларга  нинди  жәза  биргәннәрдер,  безгә  билгесез.  Бәлки  шелтә генә  белдергәннәрдер. Зиатдин  бабай   белән  Камилә  әбине: “Сез   азат”,–  дип  жибәрәләр. Җыелган  халык  та тарала. Бабай бернәрсә  дә  аңламаган, һаман  үлем  җәзасын  көткән,  елый-елый  битләре  шешенеп  беткән  әбине  култыклап,  авылга  кайта торган урман  юлына  алып кереп  китә.  Моны  күреп  калган  кучер,  хуҗасына: “Атларга печән  чабып алып  кайтам” дигән  булып,  олауны  бабайлар артыннан  урманга  алып   кереп   китә. Ул тиз  арада бабайларны  куып җитә.  Әби  олауны  күргәч,  тагын елый  башлый.  Бабай  «утыр  арбага»  дигәч, әби  тынычланып  калгандай  була.  Кучер  аларны  кичкә  авышып  барган  урман  юлыннан,  ашлык  үсеп  утырган  басуга  кадәр  озатып  куя. Басуга  чыккач  атын  туктатып: “Мин  бүтән  бара алмыйм,  эзләргә  чыгарга мөмкиннәр”,–  дип, бабай  белән  әбине арбадан төшерә. Камилә  әби  генә  һаман: “Без  кая  барабыз, ник монда ташлап  киттеләр?”– дип,  бабайга  ябышып  бара.  Хәйран  җир  үткәч, әби  туктап  кала. Карашы  белән  бөтен  тирә-яктагы  иген  кырларын, урман  буйларын, елгаларны  әйләнеп чыга.  Аннан озак  кына авылга карап торганнан сон көлеп җибәрә. “Зиатдин,  без  бит  синең  белән  оҗмахка  кергәнбез”, –  дип, балаларча   шатлана  башлый.  “Картым, кара  әле,  монда  бөтен  басу, кырлар,  урманнар  безнең  авылдагы   кебек  икән”, – ди. Әбинең  бу  сүзләреннән  сон,  бабай аның акылы  киткәнен аңлап ала.    Аларның  кайтканнарын  күреп, авыл халкы  шатлана. Бабай да, тынычлангач әбинең акылы  кире  кайтыр,  дип  өметләнә.  Барысы да  юкка гына. Әби  аңышмыйча  чыгып  китеп,  су  буйларында, басуларда  адашып  йөри.  Сабый  балалар  кебек  көлә,  елмая. Бабай  өй  ишегенә  бик  ясап  куя.  Барысы да   аны күз алдыннан  югалтмаска  тырышалар. 

Тормыш дәвам итә. Кышкы озын кичләрдә чәй эчәргә  балы,  туклыклы  урман  чикләвеге,  файдалы  үләннәр   дә  җыелып-киптереп  куела. Ак  чехлар да  сирәк  күренә.  Ризыкка  дип  килсәләр  дә,  хәзер  талап  тугел,   йә  берәр әйбергә  алыштырып, йә акчага  сатып алалар. Җәй  артыннан  көз, аннары  буранлы  кыш  килә.  Шундый  салкын  кышкы төндә, таң алдыннан,  бөтен  кеше татлы  йокыда чакта,  әби  ничектер  келәне  ачып, эчке  күлмәктән  генә чыгып  китә. Камилә  әбинең йомгак кебек  бөтерелгән  үле  гәүдәсен  тегермән бөясе  янында  кар өстендә  табалар... Ә  Зиатдин  бабай  озын  гомерле  була.  Дөньяның  ачысын тагын күп күрә әле  ул. Алары инде икенче  тарих.

Мулләхмәт Галиәхмәтов.

Югары Симет авылы.

 

Фото: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев