Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ачыйк тарих битләрен

10 декабрь көнне Эзмэ авыл жирлегенен Пүкәл авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре «Ак калфак» хатын - кызлар клубына йөрүчеләр белән «Ачыйк тарих битләрен» исемле авыл тарихына сәяхәт үткәрде. Сәяхәтнең төп максаты - авылыбызның тарихы белән таныштыру, истәлекләрне барлау, Пүкәл авылының тарихи үткәненә файдалы һәм мавыктыргыч сәяхәткә чакыру иде. Чара барышында клубыбызда сакланган «Туган ягым - яшел бишек» исемле, истәлекләр тупланган папка белән таныштылар, фотографияләр аша авылыбызның элеккеге вакытын, авылдашларыбызны искә төшерделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев