Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Әдилә Шакирова: «2025 ел - парлы гаилә тормышыбыз башланган, бик тә кадерле ел булып теркәләчәк»

Райондашларыбыз күңелендә узып баручы 2025 ел нинди тәэсирләр калдырды? 2026 елга нинди өметләр баглыйлар? Шулар турында сораштык.

Әдилә Шакирова, Мәртен авылы:
2025 ел безнең  парлы гаилә  тормышыбыз башланган, бик тә кадерле, истәлекле ел булып теркәләчәк. Йөрәкләребез  бергә бәйләнгән булса да, әлегә безнең араларны  ерактан килгән  смс-хәбәрләр генә җылыта.  Минем сөйгәнем – Ильяс Шакиров махсус хәрби операциядә катнаша.  Ул чираттагы ялга кайткан вакытта гыйнвар аенда никахлашып, 7 июльдә ЗАГС бүлегендә законлы язылыштык.  Ильяс кабат үз бурычын үтәргә китте. Бүгенге көндә Донецк юнәлешендә хезмәт итә. Мин Сатыш авылының уңган-булган Шакировлар гаиләсенә дүртенче –төпчек килен булып төштем. Ильясның өч абыйсы да авылда  төпләнеп яшиләр.  Без дә үз нигезебезне булдырып, өйне салып бетерү кебек күңелле мәшәкатьләр белән йөрибез. Әлегә парлы тормышны  телефон аша  алып барырга мәҗбүрбез. Яңа ел һәркем күңелендәге иң зур теләкне чынга ашырып, дөньяга  тынычлык алып килсә иде. Кадерле кешеләребез исән-сау әйләнеп кайтып, гаиләләребез ишәеп,   һәркемгә яңа шатлык-куанычларда гына яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев