Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аек булмаган хәлдә руль артына утырган

Аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылучылар белән таныштыруны дәвам итәбез.

  Аек  булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылучылар белән таныштыруны  дәвам итәбез.  Шуларның берсе – район   авылларының берсендә  яшәүче 63 яшьлек Мидхәт Шәфигуллин  кичтән спиртлы эчемлек кулланып 14 апрельдә руль  артына утыра һәм иртәнге якта Байлар Сабасының Комаров урамында юл-патруль инспекторы тарафыннан туктатыла. Алкотектор приборы  ул  сулап  чыгарган һавада 0,697 мг/литр алкоголь  микъдары барлыгын   күрсәтә.  Әлеге эш буенча барлык дәлилләр закон таләпләренә туры китереп тупланган. Ул аңарчы да  административ җаваплылыкка тартылган була. Мидхәт Шәфигуллин судта үзенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозып машина йөртүен тануы турында белдерә. Нәтиҗәдә җәмәгать судьясы аңа карата 1,5 елга автомобиль  йөртү таныклыгыннан  мәхрүм итү һәм 30 мең  сум  штраф түләттерү турында  карар  чыгарды.

Штраф 60  көн  эчендә  түләнергә тиеш. Быел  гына шушы таләпне үтәмәгәннәре  өчен 87  йөртүче  КоАПның 20.25 статьясы нигезендә административ  җаваплылыкка тартылган.

Агымдагы атнада  “Тоннель профилактика  чарасы үткәрелүе дә  көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев