Әфганчы-ветераннарны искә алдылар
15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне
1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамлана. Ун елдан артыкка сузылган бу сугыштан җан һәм тән яралары алып кайтучыларның саны бихисап. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма тарих мәңгелек. Кешелеккә күп кайгы - хәсрәтләр китергән Әфган сугышы тарихта кала, халык хәтерендә мәңге саклана.
Әлеге истәлекле көн алдыннан Саба муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Дәүләтшин, ОНСО мөдире М.Закирова һәм социаль хезмәткәрләр сугышчы-интернационалистлар Илдус Ибраһимов һәм Әнәс Заһидуллинны социаль хезмәт алучылар буларак котладылар.
Илдус Хәниф улына һәм Әнәс Миңнулла улына нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарына һәм дусларына ышаныч телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев