Әфганчыны искә алдылар
15 февраль - Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Бу сугышта райондашыбыз Фердинанд Шәйдуллин үзенең интернациональ бурычын үтәп батырларча һәлак була.
Әфганчы ветераннарны искә алу көнендә Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чәбия - Чурчи авыл клубы, Ике басу Арташ авыл китапханәсе, шулай ук Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 37 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде.
Фердинанд Шәйдуллин 1969 елның 7 ноябрендә Татарстан АССРның Саба районы Язлы Арташ авылында туа. Хәрби хезмәткә 1987 елның ноябрендә алына. Әфганстан Республикасында СССР дәүләт чигенең куркынычсызлыгын тәэмин иткәндә 12 хәрби операциядә, рейдларда, транспорт колонналарын үткәрүдә катнашкан, шул ук вакытта батырлык һәм кыюлык күрсәткән. Фердинад Харис улы Шәйдуллин Әфган сугышында үзенең интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Ул үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде.
Тарихта онытырга, тормыштан сызып ташларга мөмкин булган битләр юк. Халык хәтере алдында Вакыт көчсез. Сугышчы - интернационалистның, Ватанны саклаучының батыр образы төрле конфликтларда катнашкан барлык хәрби хезмәткәрләрнең хөрмәт һәм казанышларын тану символына әверелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев