Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Агач атларда узыштылар, чанага утырып аркан тарттылар һәм башкалар....

Балалар иҗат үзәге коллективы Сабаның үзәк мәйданында балалар өчен күңелле уеннар үткәрде.

  5 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәге коллективы Сабаның үзәк мәйданында чыршы янында балалар өчен уеннар үткәрделәр. Төрле  урман җәнлекләре, Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга төрле кызыклы уеннар һәм бик күп бүләкләр алып килгәннәр иде. Уеннар 2 яшь төркеменә бүлеп үткәрелде. Кечкенәләр Кыш бабайга шигырь сөйләделәр, кәрҗингә туп аттылар, кар ташу ярышларында катнаштылар һәм  агач атларда узыштылар. Зурраклар өчен  кәшәкә белән туп йөртү, чанага утырып аркан тарту, капчык киеп йөгерү уеннары оештырылды.  Шулай ук гаилә командалары арасында аркан тарту ярышы узды.

Бәйрәм чарасына Саба халкы һәм бистә кунаклары җыелды, балалар барлык уеннарда да бик актив катнаштылар.  

Гаилә командалары арасында оештырылган аркан тартышу ярышлары аеруча җанлы үтте. Ата-аналардан һәм балалардан торган командалар көч, җитезлек һәм бердәмлек күрсәтеп, җиңү өчен дәртләнеп көрәштеләр.

Чара барлык катнашучыларга бүләкләр һәм татлы призлар тапшыру белән тәмамланды. Кыш бабай белән Кар кызы барысына да бәхетле Яңа ел,  барлык хыялларның тормышка ашуын һәм яңа якты теләкләр теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев