Агач нәселе – җирдә, адәм нәселе – илдә
Тормышта туганнарсыз яшәү кыенга туры килә, ә абыең-апаң, энең-сеңлең белән аралашу җепләрен өзү – мәнсезлек. Бар андыйлар да. Тикмәгә генә, брат братның көтү көткәненә рад, кебек әйтемнәр барлыкка килмәгәндер...
Туганлык җепләре өзелмәсен
Игътибар иткәнегез бармы икән: ерак яки якын туганыңмы – анысы ул кадәр мөһим түгел – кемгә булса да, кунаккамы, йомыш беләнме барасың икән, шунда сине күреп калган кечкенә балалар да нәни хәтерләренә сеңдерәчәк һәм алдагы очрашуларда сине танып алачак. Кыюраклары килеп күрешәчәк, тартынчаклары төртеп булса да китәчәк. Без бәләкәй чакларда хәтта мичкә ягарга утын алып кайтып биргән шоферны да якын итә, урамга чыккач, яшьтәшләр каршында “Ул безгә туган” дип мактана торган идек. Димәк, туганлылык хисе ул канга сеңгән нәрсә, аның тормышта кирәклеген интуиция белән тоеп, аңлый-аңлый үсәсең. Тормышта туганнарсыз яшәү кыенга туры килә, ә абыең-апаң, энең-сеңлең белән аралашу җепләрен өзү – мәнсезлек. Бар андыйлар да. Тикмәгә генә, брат братның көтү көткәненә рад, кебек әйтемнәр барлыкка килмәгәндер.
Ислам динендә туганлык иң мөһим урынга куела. Әти-әни, бертуганнар белән аралашмау гөнаһ дип санала. Ә ераграк тирәлеккә туганнан туган, өчтуганнар, җидетуганнар керә. Электән үк без җиде буынны белергә тиеш дип әйтәләр иде. Нәсел агачы да җиде буынга кадәр төзелгән. Ләкин туганнар синең җиде буындагы әби-бабайлар гына түгел. Шул буын эчендә яшәгән һәрбер кеше дә синең туганың һәм алар белән араларны өзмәү, аралашып яшәү саваплы эш. Җиде буынны белмәү гаеп тә түгелдер, ә менә шуны белә торып та хатаңны төзәтергә теләмәү – гафу ителмәслек хәл. Бәлки син әтиеңнең бабасын гына беләсеңдер, әгәр шул буыннан башлап булса да, шәҗәрә төзесәң, балаларың инде – бишенче, оныкларың – алтынчы, ә аларның булачак балалары инде җиденче буыннан мәгълүматлы булачак. Нәсел агачы – байтак йортларда атаклы рәссамнарның да хезмәтеннән күпкә кадерлерәк, бәһасыз картина. Бары тик аны тармакландырып, аңа яңа исемнәр өстәп торырга гына кирәк. Ул инде югалмый, хәзерге технологияләр шәҗәрәләрне күптөрле форматта саклау мөмкинлеге бирә.
Мәртен авылында яшәгән Кәрим нәселенең бишенче буын вәкиле Гүзәлия Ганиева да туганнары белән шушы саваплы эшкә алына. Шәҗәрә төзелә һәм хәзер ул диварда бу йортка кергәнәрнең игътибарын җәлеп итә. Әһәмияте бик гади аңлатыла.
“Без инде Мәртендә 1996 елдан Хәбибә Сабантуе үткәрәбез. Ул чара бездән соңгы яшь буынны таныштыру, аралаштыру өчен дә кирәк. Беркөнне мәктәптән оныгым Алсу кайтты да, бәтәч, әби, Әнвәр безгә туган икән бит, белмәгән идем, ди. Күңел күтәренкелеге белән, хисләнеп әйтә. Әнвәр Фидаил Вакказовның улы, бик актив малай. Алсу белән бер яшьтәрәк, параллель класста укыйлар. Туган икән, димәк, ул инде бала өчен сыйныфташ кына түгел, якын кеше. Ул инде аны яклаучы да, таяныч та итеп күрә. Тормышта бит ни генә булмас. Быелгы Хәбибә Сабантуенда укытучылар да күбәйгән иде. Балалар да күрде аларны һәм педагог кына итеп түгел, үз кеше күреп карый башладылар. Туганлыкның кирәклеге яшьтән тәрбияләнергә тиеш”, – ди Гүзәлия Инсафетдин кызы.
Кем ул Хәбибә?
Хәбибә Сабантуе дидек тә, аның белән газета укучыны таныштырмадык бит әле. Бу урында шәҗәрәгә дә аның исеме бирелгәнлеген исәпкә алырга кирәк. Хәбибә Мифтахетдин кызы 1901 елда Килдебәк авылында дөньяга килә. Әнисе – Сатыш кызы Нәгыймә ун бала алып кайта (Галимә, Хәтимә, Хәбибә, Нәсимә, Маһирә, Гыйльметдин, Нуретдин, Ибраһим, Мәрфуга. Маһибәдәр исемлесе яшьли үлгән). Хәбибә яшьтән бик тырыш эшчән кыз була. 1926 елда Мәртен авылына килен булып төшә. Ире Шәмсетдиннән 6 баласы туа. Тыныч тормышларын сугыш афәте өзә. Шәмсетдин яу кырында һәлак була. Хәбибә әби 6 баланы ялгызы аякка бастыра.
Шулар арасында хәзер исәннәрнең берсе – 1932 елгы Инсафетдин Шәмсетдинов.
“Әни бик тырыш иде. Бик авыр тормышта яшәдек. Сугыш вакытында әнинең тырышлыгы белән генә исән калдык. Төне буе киндер сугып күлмәк-ыштанлы итте. Сыерны бетермәде. Бер елны ташу күтәрелеп, кышка 8 чиләк бәрәңге белән калдык. Түздек, яшь организм чыдагандыр инде. Фронтка киткәнче әти бригадир иде. Ат белән йөрде. Кечкенәдән миңа да эш куша башлады. Башлангычта укыганда ат белән эскерт янына салам тарттыра идем. Әбәткә хатын-кызларга ипи бирә, миңа калдык-постыгы гына эләгә. Әти, мин дә кеше шикелле эшләдем бит, дим. Барыбер йомшаклык күрсәтмәде. Эш кушсалар да, әтигә военкоматтан повестка килгәч, аны кырга илтергә миңа ышаныч күрсәтмәделәр. Бабай, бала-чагага ышанма, уйнап, вакыт уздырыр, диде. Аны Сабага Габделбәр исемле кеше ат белән менгерде. Шәмсетдинне озаттым, дип кайтып кына керде – төнлә үзенә дә чакыру килде. Әтинең фронттан бер генә хатын алдык. Днепр елгасына керергә боерык булгач, шунда югалган”, – дип сөйли Инсафетдин абый.
Ул әтисе эшен дәвам иткән хезмәт ветераны. Петрозаводскида 4,5 ел авиация частенда хезмәт итә. Минзәлә совхоз техникумында агроном һәм зоотехник белгечлеге ала. Гомер буе бригадир, учетчы булып эшли. Пенсиягә чыккач та, гадел, туры сүзле Инсафетдин Шәмсетдинов ревизия комиссиясе рәисе вазифаларын башкара. Тормыш иптәше Мәгъфүрә белән биш бала үстерәләр.
“Бабай ачтан үлде”
Сугыш елларында Шәмсетдин гаиләсенә аның әтисе Шәйхетдин бабай да зур терәк була. Балаларны эшкә өйрәтә, тормышны җиңеләйтергә булыша. Елга буеннан ташылган зирекне ярып-өеп ягарга утын әзерли. Тырышлыгын яратып бетермәүчеләр дә табыла. Бервакыт авыл Советы рәисе килеп керә дә, син монда урлашып ятасың икән, анда дәүләт учреждениесенә ягарга утын юк, дип бер ботакны да калдырмый мәктәпкә ташыттыра. Хатыны Вәсбиҗамал вафатыннан соң да 11 ел яши әле ул. Ашарга булмау, авыру үзенекен итә. Тәрәзә төбенә үрдерергә куйган 5-6 бәрәңгене күреп: “Килен шул бәрәңгене пешерсәң, чабата ясап бирер идем”,– дия торган була.
“Безнең бәләкәй генә кәҗә бәтие бар иде. Күтәреп кенә йөртә торган, кечкенә. Бабайның авырып ятканда шул бәтигә нәфесе төште. Шуның итен ашасам, терелер идем, ди. Безгә бәти бик кызганыч, жәллибез. Әни, бабагыз аннан да җәл, диде. Күрше Тимергали абый бәтине суеп, эшкәртте. Бабайга пешереп биргәч, яртысын ашады. Икенче көнне үлде. Мин 4 яшьтә идем. Кәҗә бәтиенең калган ярты түшкәсе белән аш салып, бабайның өчесен үткәрдек. Өйдә бүтән ризык юк. Риза-бәхил булып китте”,– дип искә ала үткәнендәге аяныч хәлләрне Шәмсетдиннең үзе сугышка киткәч туган кызы Рәфига апа.
Бармактагы урак эзләре
Хәзер сугыш чоры баласына 83 яшь. Күпне күргән буын вәкиле. Бармагында балачагында печән урганда эләккән урак теше эзләре әле дә саклана. Чордашларын сагынып искә ала, өйләрендә олы кеше булмагач (әнисе, абыйлары эштә), яшенләп яңгыр яуганда күршесе Тимергали бабасы янында куркуларын онытуы турында сөйли.
“Әтине беркайчан да күргәнем булмады. Ятим үстем. Инсафетдин абыем белән бик дус идем. Ул миңа абый урынына да, әти урынына да булды. Әни ачуланса да, аның янына сырыша идем. Мин Килдебәктә яшәүче Якуб Касыймовка кияүгә чыктым. Бервакыт безнең туганнарга морҗа чыгарганда, аңа балчык биреп торган идем. Шуннан ошатып калган. Бик уңган кеше булды. Якуб 40 еллап тракторда эшләде. Аңа барганыма бер дә үкенмәдем. Ирем 15 ел элек вафат булды”, – дип гомер йомгагын сүтте Рафига апа.
Хәзер Хәбибә шәҗәрәсендә Касыймовларның өч баласыннан туган 9 оныгының исеме язылган.
Хәзер Хәбибә (Кәрим) шәҗәрәсендә 4 буыннан 200дән артык кеше теркәлгән. Чынбарлыкта күбрәк тә булырга мөмкин. “Шәйхетдиннең ике улы, өч кызы булган. Улларының берсе безнең әти, икенчесе – Хәйретдин. Ул Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә эләгеп, герман җирендә калган булырга тиеш. Гаилә корган һәм начар яшәмәгәндер. Чөнки ул Хәйретдиннән бабайга посылка килгән. Алдагы язмышы безгә билгесез”, – дип өстәде Инсафетдин Шәмсетдинов. Кем белә, бәлки Шәйхетдин буыны алман илендә дә яшәп ятадыр.
Инсафетдин абый Мәртендә яшәүче улы Илсурга төп нигезне саклаучы итеп карый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев