Әгәр исән булса...
1 март, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Бәллүр каләм» призы иясе Тәлгать Самат улы Нәҗмиевның туган көне иде.
Яз башы – 1 март, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Бәллүр каләм» призы иясе Тәлгать Самат улы Нәҗмиевның туган көне иде. Ул иҗатының чәчәк аткан чагында, 64 яшендә арабыздан китеп барды. Исемен мәңгеләштерү максатында Шәмәрдән һәм туган авылы Байлангар китапханәләренә аның исеме бирелде. “Саба таңнары” газетаы редакциясе музеенда аның китаплары, шәхси әйберләре саклана. Туган көнендә ел саен искә алу кичәләре үткәрелә. Саба туган якны өйрәнү музеенда 2 мартта булган чара да шуның матур дәвамы иде. Кичә тарихчы Илдар Сафин 2008 елда төшергән “Саба елъязмачысы” дигән фильмны карау белән башланып китте. Очрашуда тормыш иптәше Лемара ханым аның эшчәнлеге, иҗаты, яшәү дәверендә булган күңелле мизгелләр белән уртаклашты.
“Тәлгать күп язучылар белән дус иде. Үз китапларын да язарга нык ашыкты ул. Өлгерим дип тырышкандыр инде. Аның әле китап булып чыкмаган хезмәтләре дә күп калды. Казанчы-Бигәнәй авылы зиратындагы Ишан хәзрәт төрбәсендә еш булып, аның турында туплаган материаллары да саклана. Гомумән, тарихка кагылышлы күп эзләнүләр алып барды. Аларны китап итеп чыгара алмабыз инде”,– диде Лемара ханым.
Чыннан да, Тәлгать абыйга авыллар тарихы турында китаплар язу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итүчеләр шактый иде. “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсен дә шеф-мөхәррир буларак үз кулына алырга ризалык биргән елда тынгысыз йөрәге тибүдән туктады аның. Исән булса, шуннан соң узган 10 елда без, һичшиксез, районда яшәп иҗат итүчеләр әсәрләре тупланган җыентыкларны күрәсе кешеләр идек. Ходай насыйп итмәде.
Кичәдә Тәлгат Самат улының хезмәттәшләре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гөлсинә Галимуллина, Фәнил Мәүлетов та уй-фикерләре белән уртаклаштылар, бергә эшләгән вакытларны, күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр. Бервакыт Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов: ”Әгәр дә кодрәтемнән килсә, мин аның бер китабындагы ишәккә арты белән атланып төшкән фотосын нигез итеп алып, Сабаның үзәгенә һәйкәл салып куяр идем”,– дигән иде. Музейда үткәрелгән очрашуда да Тәлгать Нәҗмиевның юмор жанрындагы китапларын Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим итү турында фикер дә әйтелде.
Аның мәзәкләрен яраттылар, үзләре белән булган яки башкалардан ишеткән кызыклы хәлләрне аңа килеп сөйләүчеләр дә байтак булды. “Киңәшмәләрдә, мәҗлесләрдә, төрле урыннарда булган очрашуларда туып-очрап торалар алар. Килеп сөйләүчеләр дә, язып бирүчеләр дә, телефоннан эчтәлеген шалтыратып әйтүчеләр дә бар. Мәсәлән, Югары Симеттән Рифкать Һадимуллин, Шекшедән Гаязетдин Газизов, Рифгать Фатыйхов, Шәткедән Сабир Шәйхетдинов, Эзмәдән Харис Баһабетдинов, Сабадан Камил Галимҗанов, Хәмит Хуҗин, Сәлим Сәйфуллин, Калатаудан Данил Галләмов гел ярдәм итеп торалар. Озак еллар район халык судьясы вазифасын алып барган, РСФСРның атказанган юристы Җиһанша ага Мөбарәкшин Әлмәттән үк хат юллаган. Күптән түгел бүмәгә тыйнак кына бер ир-ат керде. “Танырга тырышмагыз, Сез мине барыбер белмисез. Мин мәзәкләрегезне бик яратып укып барам. Менә үзем дә язып китердем”, – дип язды “Елмаюлы тарих” дигән китабында бу хакта.
Кичәдә шулай ук ветеран-укытучы Дания Шиһапова, китаплар авторы Муса Абдуллин, Мәгъсум Галиуллин, Альфред Габдрахманов, Габит Фәрхетдинов һәм башкалар чыгыш ясады. Катнашучылар да Тәлгать Нәҗмиев язган хикәяләрне, мәзәкләрне укыдылар, фикер алыштылар. Язучыга багышланган күргәзмәгә күзәтү дә ясалды.
Фәнил Хәмитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев