Җәй җитә: сәпид тәгәрмәчләре имин тәгәрәсен
Саба урта мәктәбендә «Имин тәгәрмәч» конкурсының район туры булды.
Саба урта мәктәбендә «Имин тәгәрмәч» конкурсының район туры булды. Традицион чара автоинспекциянең район бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлеге һәм мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелде.
Балалар катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган бәйгедә 21 ЮИД отряды катнашты. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары велосипедта фигуралы йөрү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл картасы, тормыш иминлеге нигезләре һәм иҗади бәйгеләрдә үзләренең белемнәрен сынады, осталыкларын күрсәтте. Саба урта мәктәбе спорт залы иркен булгач, велосипедта фигуралы йөрүне маршруты катлауландырылган иде. Кегельләр белән чикләнгән бормалы-бормалы тар гына аралыктан чыгу сират күперен кичү белән бер булды. Аларны судьяларның һәм көндәшләренең үткен күзе астында тоткарлыксыз, дистанциядән чыкмый гына үтү мөмкин түгел иде.
Барлык балларны бергә туплаганнан соң, беренче урынга Саба урта мәктәбе командасы чыкты. Икенче урында – гимназия, өченчедә – Икшермә кадет мәктәбе командасы. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүләкләр 8нче урынга кадәр бирелде. Җиңүче отрядка велосипед, күпфункцияле принтер, яшь инспекторларга моннан тыш акыллы браслет тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев