Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Әйдә, ШаяРТ!” Татар КВН Лигасы фестиваленендә Югары Симет авыл җирлегенең «Бәлеш» командасы җиңү яулады

Яшьләр эшләре министрлыгы тәкъдиме районыбызның «Яшьлек» яшьләре үзәге оештырган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесендә районыбызның 8 командасы көч сынашты.

Уен Саба урта мәктәбенең «Ничек бар шулай», «Бәлеш» (Симет), Шәмәрдән участок хастаханәсенең «ЭКГ», Саба аграр көллиятенең «Батырлар», финанс -бюджет палатасының «Сукыр бер тиен», Утар акылга зәгыйфь балалар интернат йортының «Тишек запаска», Саба гимназиясенең «Жумайсынба» һәм Шәмәрдән яшьләренең «Әкәмәт» команадалары арасында барды. Уенчыларның чыгышларын  Казан КВНчылары һәм танылган алып баручылар Фаил Баязитов, Рамил Закиров, Наил Сәлахов, Радик Рәшит улы һәм Саба мәдәният йорты директоры Альберт Гузәлов бәяләделәр.  3 турдан барган ярышта беренчелекне Симет авылының шаян кызлары яулады һәм «Бәлеш» командасы Казан сәхнәсендә чыгыш ясау хокукы алды. Котлыйбыз! 

Уен барышын «Саба таңнары»ның ВКонтакте төркемендә карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев