Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Әйдә, кызым, тор!»

Һәр авылның тыйнак, эшчән, тап­кыр, сөйкемле сөяге булган ке­ше­ләре җитәрлек. Кайсын алсаң да, китап язарлык...

 Авыл баласы иң элек әбисенең намаз укыганын, бакчага су сибеп йөргәнен, ишегалды тутырып себерке  бәйләгәнен, оныкларын тезеп бастырып урманга җиләккә алып киткәнен күреп үсә. Шуңа  ул эшчән дә, тәртипле дә була. Элек авылда тормыш та  үзгә, икенче төрле  кайный иде. Әниләр  кичтән  күәс тутырып ипи басып  куя; бер ипилек итеп түгәрәкләп  ястыкка тезеп  сала; мичкә  ягып җибәреп, утын  янып  беткәч, мич төбен пумала белән  себерә; агач  көрәккә  куйган ипине бисмилласын әйтеп   шунда тезә. Бераздан  өйгә тәмле ис тарала. Ипи-ипикәй пешә! Кетердәп торганын  ашаулары үзе бер дөнья  иде.

Кышкы озын  кичләрдә әти итек  астына  сала, әнием сарык  йоныннан оекбаш-бәяләй бәйли.  Без – 9 кеше. Кайбер кичтә күршеләр дә  керә. Гөр-гөр  гөрләшеп, эшләп утырырлар  иде. Самавыр кайнатып чәй эчәләр. Мин дә әби янында  йоклаган җиремнән уянып киткән булам. Әти: “Әйдә, төлке, тор, синсез барыбер  чәй тәмле булмый”, –  дип, мине чакырып китерә. Иң тәмле чәй шул вакытта иде.

Яз җитеп, ташу беткәч, тау башында ачылган җирләргә сарык сакларга чыгабыз. Чирәм төртә башлаган, җир җылынган.  Яланаяк   йөрибез. Авыл баласы гына иртән кояш чыкканын күрә. Таң белән торып, көтүне болынга алып чыгып китәсең, кичен горурлык белән арып-талып кайтасың. Чүп утау, бәрәңгене утырту, төбенә өю, уңышы әйбәт  чыкканга куануны да кичерәсең. Йорт бакчасында гына  түгел, мәктәптә укыганда колхоз басуында да эшләдек. Көз  җиткәч, дәресләрне   кыскарталар  иде. Аннары бәрәңге  алырга  китәбез. Ике  сәгать эшләгәч, ашарга  чакыралар. Ашханә апалары зур казан асып, 250 кешегә җитәрлек шулпа пешерәләр. Борчаклары пешеп таралгач, итен турап салалар. Аш искиткеч тәмле. Аннары тагын 2 сәгать эшлибез. Һәр көнне график шушы. Иртән яңгыр  явып торса гына басуга  чыкмыйбыз.

Бәрәңге алынып беткәч, берничә  көн  җитен  йолкырга барабыз. Директорыбыз  Фәрит абый Раков үзе  һәр  укучыга  10ар адым киңлегендә кишәрлек бүлеп бирә.  Бер җитенне дә  калдырмыйча  йолкып барасы, көлтәләп бәйлисе, саны  10га  тулгач, орлык башларын  өскә каратып, бер-берсенә терәтеп бастырып куясы. Директор һәр  кишәрлекне аерым  тикшерә, санап кабул итә (Һәр көлтәгә 5 тиен акча бирелә). Иң чиста эшләгәннәрне  мактый. Өч  көн рәттән беренчелекне  алучыларны  фотога  төшерә. Кадрга Зиннур  абыем белән без дә  кердек. Бер фото әле дә саклана: абыемның  чалбар балагы тез башыннан  ертык, икебез дә яланаяк. Фәрит  абый сурәтне фотокәгазьгә төшерергә укучы малайларны  да өйрәтте. Энем Каюм да 33  еллык гомерендә бик   күп  карточкалар  ясады. Күршебез Хәмит Шакиров та  моның белән  мавыкты.  

Сугыш  ветераны, Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры  Фәрит абый, гәрчә директор булса да, VII сыйныфта укыганда безне 9 Май бәйрәменә  марш  атлап  йөрергә өйрәнергә чакырды. Килде, башта аңлатты. Тезеп бастырды. “Раз” дигәч, барыбызга  да  сул  аяктан атлыйсы  икән. Команда биреп  карый – барып  кына  чыкмый бит. Аңлашылсын  өчен каршына Сабабаштан Габделкаюмны бастырып  куйды. Фәрит  абый ”Раз!”  диеп алга атлады, Габделкаюм өлгермәде, сөрлегеп барып төште. Шуннан соң бик тиз өйрәндек. Унбиш минуттан соң без инде җырлап  марш атлый идек.  Өйрәнгәнем бушка китмәде. Эзмә мәктәбендә укыта башлагач, иң беренче сыйныфымны (алар 1959-1960нчы  елгылар) марш атларга әзерләү авыр булмады. Тик командирлар авырдан табылды. Башта марттагылар башында сыйныфтагы иң кыска буйлы Нәфыйк  Сәлахиев, аннары  Фирадия  Закирова булды. Марш атлап йөрү буенча мәктәптә ярышлар  да  үткәрелә  иде. Безнең әзерлекле  сыйныф беренче  урынны  алды. 

Төп  хезмәт  юлым  узган  Эзмә мәктәбенә кереп  киткәнмен. Бу  язмам Килдебәктәге  директорыбыз Фәрит абый  Раковны, барлык  укытучыларны   сагынып  искә  алудан  туган  иде бит. Яхшы  кешеләр онытылмый.

Әминә Усманова.

Иләбәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев