Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Айдар Хантимеров: «Сайлауга килүчеләрне җыр һәм кайнар коймак белән каршы алабыз»

Район сайлау комиссиясе әгъзалары белән таныштырабыз

Безнең досье: Айдар Шаһинур улы Хантимеров. Тимершык мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, хатыны белән 4 бала тәрбиялиләр. Татарча шигырьләр язарга ярата, җырлар башкара. Гаиләсе белән иҗади конкурсларда актив катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар. Сайлау системасында стажы - 10 ел.

  Безнең илебездә һәркемнең референдумнарда, төрле дәрәҗәдәге сайлауларда катнашу мөмкинлеге, шулай ук күңелеңә хуш килгән кандидатны, партияне сайлау хокукы бар. Һәм әлеге процессның үзәгендә кайнау теләге белән 10 ел сайлау комиссиясе әгъзасы булып хезмәт куям. Һәм моңа һич тә үкенмим. Чөнки миңа халык белән эшләү ошый. Ул миндә горурлык, ватанпарвәрлек хисләре уята.  Сайлау комиссиясе әгъзасының төп эше сайлаучыларга сайлаулар булачагы турында хәбәр итү,  тавыш бирү көнендә бюллетеньнәрен бирү, тавыш бирү кабинкасына юлны һәм тутырылган бланкны төшерергә урнага юлны күрсәтү.

Безнең Тимершык авылында сайлаулар һәрвакыт  бәйрәм рухында үтә. Урамда матур җырлар яңгырый, халык актив рәвештә мәдәният йортына агыла. Тәмле чәйдән, кайнар коймактан авыз итеп, аралашып кайтып китә. Бу сайлауларда да авылдашлар актив катнашырлар дип көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев