Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Җәйге китапханә» тәмам. Көзгесе старт ала.

26 августта үзәк мәйданда “Җәйге китапханә-2025” проекты эшчәнлегенә йомгак ясалып, анда катнашкан балаларны тәбрикләү тантанасы узды.

   Берәүгә дә сер түгел, бүгенге  интернет, мәгълүмат технологияләре үсеш алган  заманда  балаларны  китап укырга җәлеп итү, әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү җиңелләрдән түгел. Китапханәләр алдында ба­лаларны китап укуга кызыксындыру  тәрбияләү кебек ифрат зур  бурыч та  йөкләнгән. Әлеге уңайдан  район  үзәкләштерелгән  китапханәләр системасы укучылар өчен төрле  кызыклы проектларны гамәлгә ашыра. 2019 елдан бирле  “Әдәби  алан”,  “Җәйге китапханә” проектлары эшләп, алар укучыларны китапка тартуда зур роль уйныйлар.  Җәйге каникул чорында да китапханә белән ике арада  җылы эзне саклау максатыннан игълан ителгән  “Җәйге китапханә” проектында быел 500гә якын бала катнашкан.

 “Әлеге проект алтынчы ел дәвам итә.  Укылмый калган татар китаплары, аеруча балалар шагыйрьләре басмалары  күп.  Мәктәп программалары бик кыскарды. Балаларыбыз әдәби байлыктан мәхрүм калмасыннар дигән максат белән башланган проект бу. Иң беренче елны уздырганда бары тик 46 бала гына җиңүгә иреште. Шуннан бирле  җиңүчеләрне август ахырында бүләкләү традициягә керде. Ел саен “Җәйге китапханә” проектын йомгаклап, балалар өчен матур бәйрәм ясарга тырышабыз. Башка елларны Казан шәһәреннән  язучы-шагыйрьләр дә катнаша иде. Быел максат итеп үз төбәгебездә яшәп  иҗат итүче каләм осталарын чакырдык. Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашкан балалар язучыларын өйрәндек. Укучылар  җәй башыннан без биргән әсәрләрне укып,  шушы язучылар турында мәгълүмат тупладылар, аларның шигырьләрен укыдылар һәм шуннан чыгып биремнәрне үтәделәр.  Җавапларны җыйдык, алар­ны өйрәндек.  Балаларның чын күңелдән эшләгәннәре күренеп тора.  “Сентябрь аеннан “Әдәби алан” проекты буларак дәвам итәбез”, –дип сөйли район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова.  

Әлеге күркәм  чараның татар халкының милли бәйрәме  – Сабантуена бирнә җыю йоласы  белән башланып китүе һич оч­раклы түгел. Район мәдәният бүлеге хез­мәткәрләре белән берлектә мәйданга  түбәтәйләр кигән, колгалар тоткан малайлар гармуннар белән җырлап-биеп керүгә  бәйрәм рухы биләп алды.   Районыбызның төрле китапханәләреннән дә  бәйрәмгә нык әзерлекле булып, матур чыгышлар һәм   бирнәләр белән килгәннәр иде.  Бәйрәм чарасында  балалар  өчен төрле мәйданчыклар,  мастер-класслар оештырылып, һәркем аларда үзен сынап карады.  Мәсәлән, бию мәйданчыгында  татар халык биюләре күнекмәләре алдылар, 
“Әдәби мәйданчык”ны аеруча иҗат белән кызыксынган балалар урап алды. Кайберләре үзләренең тәүге иҗат җимешләре белән бүлеште.  Районыбызның танылган шагыйрәсе  Илмира апалары  Гыймаева аларга  шигъри тәлгәшләрнең ничек язылышын, аеруча ритм-рифмага игътибар итәргә чакырды. Шулай ук  90 еллык тарихы булган   “Саба таңнары” газетасының  күп еллардан килгән төпләнмәләре,  элек кулланылган фотоаппаратлар  белән кызыксынучылар да күп булды,  баш мөхәррир  Рөстәм Исмәгыйлов укучыларны газета эшчәнлеге белән таныштырды. 

“Бүгенге көндә балаларны китапханәгә тарту бик җиңел дип әйтмәс идем.  Иң нә­тиҗәле алым  – мәктәп белән кулга-кул тотынышып эшләү. Укытучылар өстәмә әдәбият биреп  укучыларда китапханә белән элемтәне ныгыталар. Үзәк китапханә тарафыннан игълан ителгән “Әдәби алан”,  Җәйге китапханә “ кебек проектлар  балаларны китапханәгә тартуга нык этәргеч булып торалар.  Җәйге айларда балалар үзләренә бирелгән биремнәрне башкардылар, аларны эшләгәндә күп китапларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Китапханәгә килгәч алар китап белән генә түгел, газета-журналлар белән дә кызыксыналар. Алардагы төрле кроссвордларны, ребусларны чишәләр”, –ди Иләбәр авылы китапханәчесе Вәсилә Галиева. 

Бәйрәм ахырында укучыларга тәмле күчтәнәчләр белән бергә, бүләкләр дә тапшырылды. Барлык авыл китапханәчеләре, китап сөюче укучылар катнашкан чара бик җылы һәм мавыктыргыч узды.  
“Җәйге каникулда 30лап китап укыдым.  Өйдә дә, Вәсилә апа янында китапханәдә дә укырга тырыштым. Миңа аеруча клас­сикларның иҗатлары ошый. Пушкинны, Тукайның  китапларын укырга яратам.  Бүген браслетлар ясау мастер-классында катнаштым, Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен сөйләдем. Бәйрәм миңа бик ошады”, – ди Иләбәр авылыннан Зилия Сабитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев