Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Айсаф Галиев каберен зиярат кылдылар

8 ноябрьдә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 17 мартындагы 135 номерлы боерыгы нигезендә билгеләнгән Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелә.

  Ел саен бу көнне хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алалар. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү-киеренке, кайчак куркыныч, ләкин җәмгыятькә бик кирәкле, кыюлык мантыйкый фикер йөртә белүне таләп итә торган эш, чөнки кайвакыт бу эшнең бәясе — кеше тормышы. Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итү хезмәткәрдән аның иң яхшы сыйфатларын: намуслылыгын, кешеләргә ярдәмгә килергә теләвен һәм әзерлеген күрсәтүне таләп итә. Полиция хезмәткәре һөнәре-хәзерге дөньяда иң куркынычларның берсе. Җинаятьчеләр белән ачык каршылыкка кереп, полиция хезмәткәрләре көн саен үз тормышларын зур куркыныч астына куялар, кызганычка каршы, югалтуларсыз булмый. Шушы истәлекле көн алдыннан Эзмә урта мәктәбенең педагог-оештыручысы  Нәфисә Җиһаншина яшь армиячеләр белән бергә  Украинада хәрби бурычын үтәгәндә вафат булган Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы хезмәткәре,  полиция капитаны Айсаф  Галиев каберен зыярат кылдылар, чәчәкләр салдылар. Батырлар даны-мәңгелек!


 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев