Айзилә җиңүче булды
Район яңалыклары

Айзилә җиңүче булды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мин – мәктәп укучысы» сервисы мобиль кушымтасында юл хәрәкәте иминлеге буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бү­ләкләде.

Шекше төп мәктәбеннән Айзилә Гомәрова (фотода) V-VIII сыйныфлар  арасында 1нче  урынны   яулады һәм  аңа Samsung смартфоны бирелде.  Шулай ук  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча иң яхшы муниципаль комиссияләрне бү­ләкләделәр. 2024 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе Кукмара һәм Саба муниципаль районнарын иң яхшылар дип таныды.


Нет комментариев