«Ак калфакның табылган чагы, туганнарның сагынган чагы...»
Декабрь. Кышның беренче көне. Әле бер-ике көн элек кенә кап-кара җир өстен мамыктай йомшак ап-ак кар каплады. Көне дә җылы, рәхәт...Табигать тә безнең изге гамәлебезне хуплый, хәерхаклы кебек.
Без – Мөхәммәтҗан улы Низаметдин бабайның нәсел дәвамчылары Керәнне авылына – кайсыларыбызның туган авылы, кемнәрнеңдер әти-әниләре яки әби-бабайларының туган авылына кайттык, килдек, җыелыштык. Хатирәләр яңара, хисләр ташый, күз-керфекләр чылана...
Тырыш, булдыклы, гыйлемле булган безнең әби-бабайларыбыз. Низаметдин бабай белән Фатыйха әби алты ул, ике кыз үстергән: Мөхәммәтдин, Баһаветдин, Сәйфетдин, Гыймадетдин, Камалетдин, Мөбарәкҗан, Латыйфа, Фатыйма. Низаметдин бабайның кибете булган, улы Баһаветдин дә сату иткән, Сәйфетдин бабай товар ташыган. Болганчык еллар фаҗигасен Низаметдин бабай һәм аның балалары да күрә.
Төрле һөнәр ияләре бар безнең нәселдә: авыл хуҗалыгы һәм сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә хезмәт куючылар, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре һ.б. Туган авылында гомер иткән, Тукай исемендәге колхозның Керәнне фермасында дуңгыз караучы, Татарстанның атказанган терлекчесе, Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) медале, III дәрәҗә "Хезмәт Даны" орденына ия булган Рәсимә Бәдриева, озак еллар Керәнне фермасы мөдире вазифасын башкарган, күп кенә мактау кәгазьләренә ия, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең республика конференциясе делегаты Габделбәр Гыймадиев, Бакшанды терлекчелек, соңрак Керәнне дуңгызчылык фермасы мөдире булган, күп кенә мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, район мактау тактасыннан төшмәгән Хашим Баһавиев.
Авылдан китеп район киңлекләренә чыксаң, озак еллар "Октябрь" колхозы рәисе булган Әнвәр Хөрмәтуллин. Республика киңлекләреннән читтә дә югалып калмаган Низаметдин бабайның нәсел дәвамчылары, "За трудовую доблесть" медале, III дәрәҗә "Хезмәт Даны" ордены белән бүләкләнгән, Мәскәүдә Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы Казанышлары (ВДНХ) күргәзмәсендә катнашкан, Газпромбурениенең "Оренбург бурение" истәлек китабына кертелгән Мәүлит Гыймадиев әнә шундыйлардан.
Бөек Ватан сугышыннан исән кайтучылар да, сугыш кырларында ятып калучылар да бар нәселебездә. Хөрмәтуллин Касыйм Хөрмәтулла улына, Гыймадиев Мөбарәкҗан Гыймадетдин улына туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмый. Танк командиры, гвардия лейтенанты, "Кызыл Йолдыз", "Кызыл Байрак" орденнары, Сталинның "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнгән, "Батырлар китабы"на кертелгән Мөбарәкҗан Гыймадиев (Мубарак Гимадиев) 1945 елның 26 февралендә һәлак була. Мөбәрәкҗан абыйның батырлыгы "Батырлар Китабы" һәм "Татарстан в годы ВОВ" китапларында язылган.
1нче Белорус фронты политидарәсе Мөбарәкҗан абый турында түбәндәгеләрне хәбәр итә: "Танк командиры, гвардия лейтенанты Мөбарәк Гыймадиев 21 августта беренче булып Варшава – Белосток юлына барып чыкты һәм, дошман пехотасының һәм танкларының контратакаларын кире кайтарып, бу юлны көн буена саклап торды. Бу сугышта Гыймадиев бер "Пантера"ны, 3 орудиене, 7 пулеметны һәм уннарча дошман солдатын һәм офицерларын юк итте. Яраланганнан соң да, Гыймадиев танк эченнән чыкмады һәм аңа алмашка кеше килеп үзен медицина пунктына җибәргәнчегә кадәр гитлерчылар өстенә үлем уты яудырып торды. Ул "Кызыл Байрак" ордены белән бүләкләнде". (Кави Нәҗми "Батырлар китабы", 1945ел).
Әрвахларны искә алуыбыз, укыган догаларыбыз аларның рухына барып ирешсен, рухларын шат кылсын, әәмииин.
Күптөрле уен коралларын ясаучы, үзе шуларда өздереп уйнаучы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, югары категорияле педагог, күп санлы бәйге, фестивальләр лауреаты, Казан шәһәрендә гомер итүче Мөдәрис Сәйфетдиновны аерым искә алып китәргә уйладым.
Бик матур, хатирәләргә бай, дулкынландыргыч очрашу булды.
"Ак калфакның табылган чагы, туганнарның сагынган чагы..." дип, аталы-уллы Альберт һәм Алимас Сафиннарның үзәкләрне өздереп җырлаулары белән башланып киткән кичә матур җырлар, нәфис сүз, курай, тальян моңнары, хатирәләр белән үрелеп, хисләр дулкынында тибрәтте. Кайта алганыгыз, хатирәләр белән уртаклашканыгыз өчен рәхмәт яусын. Тыныч имин дөньяларда яшәргә насыйп булсын һәммәбезгә дә. Рәхмәтнең иң олысы шушы чараны оештыру өчен янып-көеп йөргән Керәнне авыл клубы мөдире Сафина Рәмзия Рифкать кызына.
Равилә Галимҗанова.
Явлаштау авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев