Алар тынычлыгыбызны саклый
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Саба ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Айдар Галиев белән әңгәмә кордык.
–Айдар Гыйльмуллович, иң элек төп эшегезне күрсәткән саннар белән таныштырып китегез әле.
Хәзерге көндә бүлек тарафыннан Саба һәм Теләче районнарында 288 объектны саклау буенча хезмәт күрсәтелә. Шуның 35е фатир, гражданнарның яшәү һәм милкен саклау урыннары. Һәркөнне бу объектларны диспетчерлар сак астына ала. Пультның өзлексез эшләвен электрчы монтерлар тәэмин итә. Сак сигнализациясе эшләсә, диспетчерлар мәгълүматларны төркемнең өлкән вазыйфадагы кешеләренә, патрульлек итүче экипажга җиткерә. Болар бик оператив эшләнә. Быел пультка тоташтыру һәм тревога сигналы ярдәмендә саклауга тагын 5 объект һәм 6 шәхси йорт милке алынды.
–Хезмәткәрләрегезнең эш режимы да кызыксындыра.
–Бүлектә 31 кеше эшли. Иртәнге сәгать 7дә тоткарлау төркеме хезмәткәрләре өчен инструктаж үткәрелә. Һәм алар, эчке эшләр бүлегенең дежур частеннән корал алып, үз вазифасына керешә. Ягъни Саба урамнары буйлап кизү тора башлыйлар, кичке 5тә пост алышына. Тәүлек әйләнәсендә безгә тиешле маршрутта күзәтү эше бара. Экипаж индустриаль паркта, үзәктә, Объездная, З.Йосыпов, Тукай, Г.Закиров урамнарында аеруча еш була. Сакка куелган Сатыш мәдрәсәсен дә контрольгә алалар. Алар бер тәүлектә 150-160 чакрымлап юл үтә. Кизүдәгеләргә объектларны саклаудан тыш, җәмәгать иминлеген кайгырту да йөкләнгән. Тәртип бозучылар булса, пультка хәбәр ителә. Заманча технологияләрне куллану хисабына маршрутлар дөрес төзелгәнлектән, ведомстводан тыш сак экипажлары хәвеф турында хәбәр килгән урыннарга санаулы минутлар эчендә килеп җитәләр. Шоферларыбыз тәҗрибәле, үз эшләренең осталары, безнең карамактагы территорияне, маршрутны биш бармакларыдай беләләр.
–Сигнал керүгә бәйле берәр мисал китерә алмассызмы?
–Күз тимәсен, соңгы вакытта алай җитди сигналлар алынганы юк. Шулай да бер эпизодны әйтеп үтәм. Апрель аенда Сабадагы исеме безгә генә билгеле кибеткә исерек ир-ат кереп, сатучыны буа башлый, үтерү белән яный. Тревога сигналы алынуга, тоткарлау төркеме 3 минут эчендә бу урынга барып җитеп, тәртип бозучыны эчке эшләр бүлегенә тапшыра. Ул кеше тиешле җәзасын алды.
–Сезнең бүлмәдә, ялгышмасам, 32 килолы гер күренә иде. Каядыр юкка чыккан дип әйтимме.
–Безнең физик күнегүләр өчен махсус бүлмә бар. Спорт белән мин генә түгел, барыбыз да шөгыльләнә. Елга ике тапкыр физик әзерлек, ягъни самбо, аркылы тимердә тартылу, пистолеттан ату, шулай ук теория буенча зачет тапшырасылары бар. Нормативлар үтәлешенә карап, класс та бирелә. Хәзер 3 хезмәткәребез –1нче, 5есе – 2нче, 4есе 3нче класска ия. Үзем мастер нормасын үтәдем. Кыскасы, 15 хезмәткәрнең 13е класслы. Хәзер ноябрь аенда Казанда булачак зачетка әзерлек бара. Республикада үтә торган Гали Дәүлиев исемендәге традицион һөнәри осталык конкурсында «Иң яхшы тоткарлау төркеме» күчмә кубогына ярышларда да катнашабыз. Быел бәйгегә өлкән сержант Инсаф Җәләлиев белән старшина Булат Хәмидуллин барып, 36 команда арасында беренче 10лыкка керделәр.
–Җаваплы һәм хәтәр хезмәткә яшьләр киләме?
–Быел җәй армиядән кайткан Инсаф Әскәровны полицейский штатына эшкә алдык. Үрнәк гаиләдән, тәртипле егет. Хәзер ул өч ай стажировка үтәчәк һәм вазифасына керешәчәк.
–Росгвардия киеменнән булмаган, ягъни гражданский персонал турында да әйтеп китсәгез иде.
–Үзәкләштерелгән идарә пульты тулысынча хатын-кызларга ышанып тапшырылган. Алар үз бурычларын төгәл үти. Көнгә-төнгә карамастан, пульттагы һәм объектлардагы җиһазларның төзеклеген тәэмин итүче электрчы монтерларга да бернинди дәгъва юк. Шулай ук юрист, кадрлар, бухгалтерия хезмәткәрләре –болар барысы да тәҗрибәле белгечләр. Бердәм, бер максатка тупланган коллектив булып эшлибез.
–Хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез.
–Бәйрәмебез уңаеннан барысына да сәламәтлек, имин тормыш, бәхет телим. Ветераннарыбызга намуслы хезмәтләре өчен олы ихтирамымны җиткерәм. Исән булсыннар, беркемгә дә борчу-хәсрәт килмәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев