Аларга ялгышырга аеруча ярамый
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлауларны Россия Эчке эшләр министрлыгы Саба бүлеге хезмәткәрләренең күпчелеге үз хезмәт урыннарында кабул итә.
Ни әйтсәң дә, җәмәгать тәртибен көн дә, төн дә сакларга кирәк, кизү урынын, постны бер минутка да калдырырга ярамый. Ел әйләнә шулай. Эшкә хисапны квартал саен бирәсе. Бүлек хезмәткәрләре агымдагы елның 9 аенда җинаятьләрне кисәтү, урлашуларны фаш итү, террорчылык, экстремизм характерындагы эшчәнлеккә каршы тору, законсыз наркотиклар һәм утлы корал әйләнешендә катнашы булган кешеләрне ачыклау буенча максатчан эш алып барганнар.
“Тугыз айны республикада иң яхшы оператив-хезмәт күрсәткечләре белән төгәлләдек. Бу чорда районда 119 җинаять теркәлде. Кеше үтерү, авыр тән җәрәхәтләре ясау, балигъ булмаганнарның җинаять юлына басуы, көчләү, фатирлардан урлау очраклары булмады. Бу исә бүлектә профилактика эше дөрес куелган, халык законнарны ихтирам итә, хокук саклау органнары, җәмәгать оешмалары, ирекле халык дружиналары, административ, балигъ булмаганнарның эшләрен тикшерү комиссияләре белән нәтиҗәле үзара хезмәттәшлек урнаштырылган дигән сүз. Берлектә эшләгәндә генә көтелгән максатка ирешеп була. Әлбәттә, районда тыныч, тотрыклы вәзгыять саклануы район башлыгы Рәис Нургалиевич тарафыннан хокук саклау юнәлешендәге оешмалардан көндәлек нәтиҗә соралуында. Төп бурыч – халыкның иминлеген тәэмин итү. Җинаять кылучы тиешле җәзасын алырга тиеш”,– диде бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов.
Моңа ирешелә дә. Быел җинаятьләрнең 86,9 проценты ачылган. Узган еллардан фаш ителми калган 12 кыңгыр эшнең дә очына чыкканнар. Законсыз рәвештә утлы корал саклаганы өчен 2 кеше җаваплылыкка тартылган. Бүлек хезмәткәрләре “кайнар эздән” 13 җинаятьчене – автомобиль куып алып китүчене, кибетләргә урлашу нияте белән үтеп керүчеләрне тотканнар. Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле 3 җинаять ачыкланып, тикшерү алып барылган һәм материаллар судка җибәрелгән.
Һәр ирешелгән нәтиҗә артында бүлек хезмәткәрләренең профессиональлеге, эшчәнлек сыйфатлары ята. Әйтик, җинаять кылынган урынга иң элек эксперт-криминалистның килеп җитүе кирәк. Бүлектә бу катлаулы вазифаны Марсель Гарипов башкара. Ул үзе Кукмарадан, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган белгеч. Сабада 2015 елдан эшли. Республикада авыл районнары категориясендә эксперт-криминалистлары эше нәтиҗәләре буенча 3 ел рәттән 1нче урында бара.
“Без тикшерүчеләргә, дознавательләргә җинаять урыныннан матди дәлилләр табарга булышабыз. Иң элек эшне тиз югала торган аяк эзләрен алудан башлыйбыз. Аннары бармак эзләрен табарга кирәк. Алар һәркемнеке индивидуль һәм кире кагылгысыз дәлил булып санала. Хәзер ДНК-анализ да бик популяр. Кемдер җинаять кылганда кигән перчаткасын, битлеген ташлап калдырган икән, анда калган микрокисәкчекләрдән дә ДНК-анализы алырга була. Соңгы вакытта авыр җинаять кылган һәркемнең ДНКсы базага кертелгән. Бармак эзләре турында әйткән дә юк. Бик четерекле, мавыктыргыч эш, әмма беркайчан да ялгышырга ярамый”,– ди Марсель Гарипов хезмәте турында.
Бүлектә һөнәри бәйрәм уңаеннан аерым хезмәткәрләрне билгеләп үтү практикасы күп еллардан бирле гамәлдә. Быел җәмәгать тәртибен саклау буенча начальник урынбасары, полиция подполковнигы Сәйдәш Латыйпов “Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Җинаятьчеләрне эзләү төркеменең өлкән оперуполномоченные Рүзәл Нотфуллин Саба муниципаль районының Мактау грамотасына, полицейский-йөртүче Рамил Сафин район башлыгының Рәхмәт хатына, 8 хезмәткәр I, II һәм III дәрәҗә “За отличие в службе” медаленә тәкъдим ителгән.
“Бездә шундыйлар эшли. Бәйрәм котлавы итеп, хезмәткәрләргә, ветераннарга нык сәламәтлек, барлык гамәлләрендә уңышлар телим. Ә яшьләргә өстәп шуны дә әйтәсе килә: түземле, эштәге кыенлыкларга әзер булсыннар һәм полиция хезмәткәре исемен намус белән йөртсеннәр”,– ди Васил Шәрифулла улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев