Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Альбина Хантимирова: «Ел саен әбиебезгә бәйрәмгә яңа күлмәк алабыз»

Хатын-кызларыбыз 8 март бәйрәмен үзләре ничек каршылый? Безнең сораштыру.

Альбина Хантимирова, Тимершык  авылы:

Һәр ел 8 март бәйрәменә алдан әзерләнә башлыйбыз. Кечкенәдән балаларыбыз белән бергәләп  әбиләренә үз куллары белән ясалган открытка, йә булмаса берәр сувенир ясыйбыз. Бәйрәм көнне иртән тормыш иптәшем Айдар, улыбыз гаиләбездәге хатын-кызларны котлап чәчәк бәйләме бүләк итәләр. Кызларыбыз әтиләре биргән бүләкләрне бик кадерләп саклыйлар. Янәшәбездә генә яшәүче әбиебез Гөлҗиһанны котлау үзе бер сөенеч! Ел саен бүләккә матур күлмәк алабыз! Исән генә булсын, тагын күп еллар бу бәйрәмне күрергә язсын, дибез. Күчтәнәч, бүләкләребез белән  ике өй аркылы гына гомер итүче төп йортка әнине котларга китәбез. Иремнең туганнары, без, әбиебез, әниебез белән бергәләп табын тирәли җыелабыз. Балалар концерт куя. Көннең икенче яртысында минем якны котлау дәвам итә. Иң элек Сабада гомер итүче әниебезне, аннан бергәләп башка туганнарыбызны тәбрикләп, тәмле бәйрәм бәлешләре белән сыйланабыз. Бүләкләр бирешәбез.  Бу бәйрәм безнең өчен  туганнарыбыз белән аралашу,  бергәләп табын артында утыру, күңел җылысы өләшү көне  буларак  үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев