Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алдагы көннәргә ышаныч белән

Иртәнге сәгать 7дә Саба районының барлык сайлау участоклары ишекләрен ачты. Балалар иҗат йортында урнашкан 2483нче сайлау участогына беренчеләрдән булып Илнар Габдуллин килде.

 

   Сайлауларга, нинди дәрәҗәдә булмасын, бездә элек-­электән мөһим вакыйга  итеп карыйлар.  Авылларда ул үзенә күрә бер бәйрәм төсен ала, клублардан  музыка агыла. Бүген  һава торышы да  иртүк җылы һәм кояшлы иде. Иртәнге сәгать 7дә Саба районының барлык сайлау участоклары  ишекләрен ачты. Балалар иҗат  йортында урнашкан 2483нче сайлау участогына беренчеләрдән булып Илнар Габдуллин килде. Ял көне булуга  карамастан, эшенә барасы бар, шуңа ашыга икән. Аңа беренче  сайлаучы истәлеге итеп махсус  бүләк  бирелде.

   Ирле-хатынлы Дания һәм Нурфиз Әхәтовлар да, Гаилә елын күздә тотып,  сайлау  участогына  парлашып  килгәннәр.  Алар шулай  ук  үзләренең  гражданлык бурычын беренчеләрдән үтәделәр. “Без Татарстан Дәүләт  Советына лаеклы депутатлар  сайлыйбыз. Республикабыз киләчәге хакына тормышыбызны   алга  җибәрү өчен тавыш бирдек. Булачак депутатлар халык  өчен мөһим каралар  кабул итсеннәр.  Лаеклы кандидатлар сайлансын. Илләребез тыныч булсын, сугышлар тукталсын", – диделәр алар. Гаилә белән  килү бәйгедә катнашып «iPhone-15» һәм «Lada Vesta» автомобиле оту мөмкинлеге дә бирә.

 Балалар иҗат  йортындагы  участокка 1304  сайлаучы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев