Алдынгыларга Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Урман хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Урман” җәмгыятенең Ленин участогы агач эшкәртү цехы станокчысы Лидия Петровна Бламыкова; "Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы" Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе каравылчысы Раиса Гавриловна Шәрәфетдинова; машинист-кранчы Рәшид Равил улы Гайфетдинов; егерь Газинур Тәлгать улы Сибагатов; машина йөртүче Александр Михайлович Сергеев Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Урман хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Саба леспромхозы” җәмгыятенең агач эшкәртү комплексы электригы Кирилл Михайлович Николаев; агач кисү цехы операторы Илдус Ризван улы Муллахмәтов; аскуймалар ясау цехы операторы Гөлсәрия Гыйльметдин кызы Газизуллина; Кукмара участогы урманчысы Владислав Владимирович Паймасов; Сабабаш участогы урманчысы Фәүзан Рәлиф улы Кәримов; "Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы" Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе машина йөртүчеләре Фәнис Әнәс улы Исмәгыйлов; Павел Петрович Васильев;
Мелиорация өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Саба ПМК “Мелиорация” җәмгыяте эретеп ябыштыручысы Алмаз Нотфирахман улы Газизов; экскаваторчы Айнур Хәйдәр улы Сираҗиев Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев