Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Алга» уены берләштерде

Иске Икшермә кадет интернат-мәктәбендә «Алга-24» республика хәрби-спорт уены үтте.

  Кадетларның дисциплинасын, чыдамлылыгын, ихтыяр көчен, гомумән, физик һәм хәр­би әзерлеген сынауга юнәлдерелгән әле­­ге ярышлар быел өченче тапкыр узып, ан­да республиканың иң көчле кадет-интернат мәктәбе укучылары катнашты.

Ике  көнгә  сузылган  уеннар  республиканың  сигез  районы – Икшермә, Чистай, Васильево, Казан шәһәре,  Бөгелмә, Актаныш,  Тәтеш, Кама Тамагы  кадет мәктәпләре һәм мәктәп-интернат йортларының кызлар һәм малайлар  командалары катнашында узды. Кадетларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов  сәламләп, гадел, күңелле уеннар теләде. Шулай ук чарада  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомумбелем бирү һәм аттестация бүлегенең әйдәп баручы консультанты Илзирә Садыйкова  катнашып, хәрби-патриотик юнәлештә тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшчәнлек алып барган тәрбиячеләрне  һәм районыбызның Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре (ОБЗР) укытучы-оештыручыларына  министрлыкның  Рәхмәт хатларын тапшырды. "Бүгенге көндә мондый ярышларның  әһәмияте ифрат зур.  Чөнки сез киләчәктә Ватаныбызның чын сакчылары  булачаксыз. Әлеге бәйгеләр кадетларның ныклы, көчле, бердәм команда булуын тагын бер кат раслый", –диде үз чыгышында Илзирә Ильяс кызы. 

Язманың дәвамын газетабызның 20 ноябрь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев