Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Алинә һәм Райнур Әскәровлар: «Бәхетле гаиләнең сере – нигезенә тигез мәхәббәт, бер-беренә хөрмәт салынуда»

Быел Яңа елның күркәм вакыйгасы: 12 гыйнварда беренче никахлашкан парны тәбрикләү тантанасы узды.

 Бу көнне ЗАГС бүлегендә Килдебәк авылыннан Алинә Әхмәтшина һәм Туктар егете Райнур Әскәровның  законлы язылышулары  рәсмиләштерелеп,  районыбыз тагын бер яшь гаиләгә  арт­ты.

 Яшьләр күрше авылларда гына яшәсәләр дә, аларны интернет челтәре таныштырган. Мәктәп чорында бер-берләренә  аерым  игътибар бирмәгәннәр. «Узган ел февраль аенда  Райнур миңа интернет челтәре аша  язды. Бер-ике көн язышкач, кич чыгарга чакырды. Әле ул вакытта мин Казанда соңгы курста укый идем.  Ул Казанга да килеп,  матур  гына йөри башладык. Сентябрь аенда кулны сорап тәкъдим ясады”, – дип сөйли Алинә.  Алинә Ирек кызы Килдебәк урта мәктәбен тәмамлагач, М.Лебедев исемендәге Россия дәүләт гадел хөкем университетының көллиятендә укый. Бүгенге көндә әлеге уку йортында читтән торып  югары белем ала. Райнур ТИСБИ тәмамлап, Миңгәр ял итү комплексында эшли.  Райнурны Саба суд приставлары хезмәтендә эшләүче Алинә  матурлыгы, тыйнаклыгы, үзенә карата  хөрмәте, акыллылыгы белән гашыйк итсә, егет тә кыз йөрәген  бик тиз яулый. Яшьләр бер-берләренә тиң  яр булуларын бик тиз тоеп,  саф сөю хисләре аларны законлы никахлашу көненә китерә. “Гаилә –бер-береңә ярдәм кулы сузып, аңлап, авыр чакта булышып, бер-береңне саклап, матур итеп балалар үстереп, әти-әниләрне сөендереп яшәү дип аңлыйм”, – ди  гаилә башлыгы статусы алган Райнур.  Әлбәттә, матур, бәхетле гаиләнең сере – нигезенә тигез мәхәббәт,  бер-беренә хөрмәт салынуда. “Бүген кызлар көне икән,  бик шатланып гаиләбезгә өченче кызыбызны кабул итәбез.  Үзебез ирем белән бер ул, ике кыз тәрбиялибез. Алдан булачак кода-кодагыйларыбыз белән таныш идек.  Чөнки кызларыбыз бер сыйныфта укыдылар, хәзер дә төпчекләребез бергә белем ала.  Балаларыбыз тигез мәхәббәт белән, араларына җил-яңгыр кертмичә яшәсәләр, тырышып эшләсәләр, тормышлары да матур, мул булыр”, – ди  Эльнара Әскәрова. 

  ЗАГС бүлеге мөдире Миләүшә  Вакказова яшь парга  гаилә төзүнең җаваплылыгы, кануннары хакында аңлатып  актлар китабына кул куярга тәкъдим итте. Гаиләләренең беренче документы – язылышу турындагы таныклык тапшырды.  Яңа тормышка аяк баскан яшь гаиләне башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов котлап, районыбыздагы күркәм гадәт –  район башлыгының яңа елда беренче никахлашкан парга   әзерләнгән  махсус бүләкләрен тапшырды.  “Сезнең   төпле аягыгыз белән ЗАГС бүлегендә 2026 елның беренче никахы теркәлә.   Бер-берегезне тапкансыз, кавышкансыз,  әти-әниләрегезне, туганнарыгызны  сөендереп, тату, матур гаилә булып яшәгез. Сау-сәламәт балалар үстерегез. Тормыш юлыгызда тырышып хезмәт куегыз.  Тынычлыкта, сабырлыкта, бер-берегездә хөрмәттә матур гына яшәгез», – диде Марат Кәримов. Шулай ук яшь парны Килдебәк  авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин  тәбрикләп, гаилә коруның зур адым икәнлеге, иң кыены аны булдырып,  саклап,  алга таба алып бару икәнлегенә басым ясады.  Яшьләрне  бәхетле  көннәре белән үзләре эшләгән  оешмалардан  – Саба һәм Теләче районнары буенча суд приставлары   хезмәте  җитәкчесе Айгөл  Бикмуллина һәм Миңгәр ял итү комплексының техник бүлек җитәкчесе  урынбасары Ленар Шәмсевәлиев тәбрикләделәр. 

   «Гаилә корган бәхетле көнебез   зур тантанага  туры килүенә,  шатлыгыбызны җитәкчеләр дә бүлешүенә без бик шат.  Зур рәхмәтебезне  белдерәбез», – диләр  Әскәровлар. Ир белән хатын статусын алу кеше гомеренең иң бәхетле мизгелләренең берсе, шул ук вакытта һәркем алдына зур җаваплылык та, бурычлар да йөкли. Чөнки гаилә дигән кечкенә  дәүләтнең ныклыгы, тотрыклылыгы биредә яшәүчеләрнең бер-берсенә  булган ихтирам-хөрмәте, акыллы фикер йөртүе, биргән вәгъдәләренә тугрылыкларына бәйләнгән. Яшь пар Алинә һәм Райнур  Әскәровлар  да нәкъ менә  шушы кыйммәтләрне яшәү өлгесе итеп  алырлар, дип телисе килә. ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев