Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Әллүки»леләр Сабантуй бәйрәмен башлап җибәрде

Максатыбыз - балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру.

Татар халкының  Сабантуй бәйрәме халкыбызның гореф-гадәтләре . йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Балалар бакчасында балаларга милли тәрбия бирү, гореф-гадәтләр белән таныштыру дәвам итә. Милли бәйрәм "Сабантуй" алдыннан "бирнә" җыю бакчабызның күңелле традицияләреннән берсе. Шул исәптән әби -бабаларыбызның гореф гадәтләрен дәвам итеп Сабаның  2 номерлы "Әллуки"балалар бакчасында "Сабантуй" бәйрәме булды. Балалар "Сабантуй" җырын җырлап, татар халык киемнәре белән чыгыш ясадылар, биеделәр,шигырьләр сөйләделәр.Татар халкының  "Капкалы" "Чума үрдәк чума каз"сүзле түгәрәк уеннарын уйнадылар. Хәрәкәтле уеннар саф һавада уен мәйданчыгында үтте. Балалар сынатмады "Кашык белән су ташу" "Көрәш" "Аркан тартышу" уеннарында бик теләп катнаштылар.
Гөлшат Солтанова,   тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев