Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Алмаз Зарипов «Хокук саклау эшчәнлегенә ярдәм итүгә керткән өлеше өчен» номинациясе лауреаты

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында  «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Конкурс республикада 2007 елдан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан, 2012 елдан Татарстан Хөкүмәте химаясендә үткәрелә. Төп максаты - җәмәгать тәртибен тәэмин итү, яшьләргә хокукый тәрбия бирү һәм хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин  билгеләп үткәнчә, «Закон территориясе» республика конкурсы күп еллар дәвамында үзенең кирәклеген һәм актуальлеген күрсәтә. "Узган ел без муниципаль этапта җиңүчеләрдән 56 гариза алдык. Бүген республикабызның иминлеген тәэмин итүгә сизелерлек өлеш керткән сигез номинациядә иң яхшы вәкилләрне хөрмәтлибез",-дип өстәде ТР Премьер-министры.

Хөрмәтләнүчеләр арасында  районыбыз  вәкилләре дә бар. Җаваплылыгы  чикләнгән  “Игенче” җәмгыяте директоры  Алмаз  Зөфәр  улы  Зарипов  «Хокук саклау эшчәнлегенә ярдәм итүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә лауреат  булды  һәм Диплом, планшетлы  компьютер белән бүләкләнде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев