Алтмышынчы яз
Арча районының данлыклы Югары Пошалым авылында туып-үскән Шәүкәт Әсхәдетдин улы Гайнетдиновның 40 елдан артык булган хезмәт юлының 22 елы Саба районы белән бәйләнгән. Районыбызга зур тәҗрибә белән, 8 ел Арчаның Курса сельпосын җитәкләп, сәүдә эше нечкәлекләренә яхшы төшенгән хәлдә килә ул. Бу көннәрдә 30 елдан артык гомерен сәүдә өлкәсенә багышлаган җитәкче ир-ат гомеренең күркәм бер баскычына күтәрелеп, узылган гомер елларын барлый.
Әлеге еллар эчендә армия сафларында булып, Казан механика-технология техникумын, Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетының Казан филиалын тәмамлый, Фәния ханым белән гаилә корып, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. 1998 елдан районыбызның кулланучылар җәмгыяте идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнеп, бүгенге көнгә кадәр әле тармакны җитәкли. «Минем яратып әйтә торган бер гыйбарәм бар: гомумән, ничәдер ел эшләдем дип әйтү дөрес түгел. Эшләттеләр дип әйтергә кирәк. Бу минем мисалда да шулай. 22 ел Сабада кулланучылар җәмгыяте идарәсе җитәкчесе булып эшләдем дип түгел, эшләттеләр, дип әйтергә тиешмен. Миңа ышаныч белдереп, эшләргә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәтле булырга кирәк», - ди ул елмаеп. Бүген шунысы куанычлы – ул җитәкләгән Саба кулланучылар җәмгыяте идарәсе республикада әйдәп баручылар рәтендә. Бу, әлбәттә, иң беренче чиратта Шәүкәт Әсхәдетдин улының тынгысызлыгы, тырышлыгы, һөнәри осталыгы нәтиҗәсе. Иң мөһиме – кырыс базар шартларында җәмгыять ничек бар шулай сакланып кына калмады, яңа технологияләр белән баетылды, эш урыннары яңартылды, бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп төзелешләр алып барылды. «Мин үзем җитәкләгән коллективка, үзебезнең тармак ветераннарына бик рәхмәтлемен. Кадрларның хезмәтен югары бәялим. Бүгенге коронавируска бәйле авыр чорны узып, коллективны саклап калып, эшебезне дәвам итәргә язсын. Алда торган максат-бурычларыбыз да күп. Кеше үзеннән соң да яшь буынга яхшы эш урыннары, матур, ныклы нигез, матур эш үрнәкләре калдырырга тиеш», – ди Шәүкәт Гайнетдинов. Бүген район кулланучылар җәмгыяте 116 хезмәткәрне берләштерә, 44 кибет эшли. Берәүгә дә сер түгел, сәүдә йортлары көнләп артканнан-арта. Көндәшлек шартларында да сатып алучыларның ихтыяҗларын өйрәнеп, ассортиментны баетып, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырып кына уңай күрсәткечләргә ирешеп булганлыгы билгеле. Кибеттә сату белән генә шөгыльләнеп, киләчәккә юл ярып булмавы да көн кебек ачык. Шуңа да эшчәнлекнең башка тармакларын да янәшә алып баруны төп максат итеп куялар. Иң беренче чиратта халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итү сорала. Җәмгыятьнең Тимершык инкубаторы 15 ел дәвамында халыкны чеби белән тәэмин итә. 20гә якын авылда шәхси хуҗалыклардан сөт җыйналып, айга ике тапкыр исәп-хисап ясап барыла. Җитештерү цехларына яңа технологияләр кертү дә бурыч итеп куела. Бүгенге көндә райпо системасының кредит, салым бурычларыннан азат булуы да эшчәнлекнең ачык нәтиҗәсе. Шәүкәт Гайнетдиновның озак еллар сәүдә системасында эшләп, «ТР кулланучылар кооперациясенең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә, күпсанлы Мактау, Рәхмәт хатларына лаек булуы да аның хезмәтенә бирелгәнлеге, булдыклы җитәкче булуын искәртә. Әмма аз гына күңелен тынгысызлап торучы халәтен дә яшерми. «Саба районында эшләсәм дә, күңелем белән Арчага хезмәт итәсем килде. Туган районыма аз өлеш керттем дип уйланган чакларым күп. «Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый», дигәннәре хак икән», - ди ул. Әмма иң кыйммәте – гомерләр заяга узылмаган, тырыш хезмәт кайда булса да югалмый. Тормышның асыл кыйммәте әнә шунда.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев