Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“АЛТЫ ЯШЕМДӘ СЫЕР САУДЫМ”

Слетта “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятисенең Арташ фермасы сыер савучысы Гөлнур Гыйльманова иң дәрәҗәле бүләк алучыларның берсе иде.

Слетта “Нырты” авыл хуҗалыгы  предприятисенең Арташ фермасы сыер  савучысы Гөлнур  Гыйльманова иң дәрәҗәле бүләк алучыларның берсе иде. Аңа  Авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Әлбәттә, Гөлнур Зиннур кызы моңа лаек. Тырышлыгын зурлап, сыер савучыга Министрлыкның  Рәхмәт хаты 2016 елда бирелгән булган. Былтыр  Саба муниципаль районының Мактау грамотасы  белән бүләкләнгән. Ни әйтсәң дә, 40  ел көн  саен икешәр тапкыр 50-60 сыер  имчәгенә саву  аппараты  стаканы  каптыру ул  сиңа борчак  куыру  түгел. Аларның кадерен белергә,  хөрмәтләргә  кирәк. Гөлнур инде 42 ел  фермада  сөтне  чиләккә  сауган әнисе   Саҗидә Хуҗинаны да стажы буенча куып  җитеп   килә. “Мин беренче  класска укырга кергәнче  өйдәге  сыерны үзем  сава  идем. Унынчы  сыйныфта  Икшермә  мәктәбе директоры  Кави Сәлимович барыбызны  бергә  җыеп киләчәккә планнарыбыз белән кызыксынды. Мин сыер савучы булачагымны әйттем. Аттестат алышка миңа тана группасы  җыеп  куйганнар иде. Шуннан бирле фермада. Бер дә үкенмим. Әни ферма эшләгәндә дә бер мохтаҗлык күрмәдек. Тормышны  алып бардык. Кеше  үзе  безгә бурычка акча сорап  керә  иде.  Гел  алдынгы булдым. 1988 елда партиянең өлкә  комитеты  конференциясенә  делегат итеп  сайладылар. КПССның  райком  әгъзасы идем. Хәзерге  вакытта Рәсимә Хәбирова белән  50шәр сыер  савабыз.  Азыкны трактор  кертә.  Торакны  үзебез  җыештырабыз. Акчаны маллата алган  чаклар  да булды.  Ун ел фатирда яшәдем.  Элекке директорыбыз Радик  Ясәвиевичка да рәхмәтлемен. Гел, сеңлем, дип кенә торды, авыр чакта ярдәм итте. Хәзерге  җитәкчебез Ильяс Илдусович  та бик таләпчән, хезмәт хакларыбыз ел  саен артып бара. Кыскасы, җир тырмашабыз, пенсиядә дип тормыйбыз”, – ди Гөлнур  Гыйльманова.

Ул эшләгән  елларда хуҗалыкның исеме дүрт тапкыр  үзгәрә, җитәкчеләр алышына, ләкин һөнәренә тугрылыклы Гөлнур сөт­лебикәләре  янында  кала. Үзен дисциплиналы, эшен  яхшы белүче сыер  савучы итеп  күрсәтә. Терлекләрнең  анатомиясе һәм  физиологиясе нигезләрен дә үз­ләштергән. Аңа хезмәткә җа­ваплы  караш, кушылганны  җиренә  җит­кереп  үтәү хас. Максатка омтылучанлыгы һәм  характер ныклыгы  яхшы күрсәткечләргә ирешүгә этәргеч бирә. Гөлнур  Гыйльманова 6  айда һәр  сыердан  4680 литр сөт савып  алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев