Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ана телеңне оныту - хәзинәңне чүпкә ату

Шәмәрдән лицеенда мәктәп укучыларының “Мәдәният калейдоскобы” туган телләр республика фестивале уздырылды

 

    Күпләгән мәгариф учреждениесе үз эшчәнлегендә кабатланмас  яңгыраш алган яңалык үзәге булып  әверелә. Шәмәрдән «Үсеш» лицее, мәсәлән, соңгы  вакытта мәктәп укучыларының “Мәдәният  калейдоскобы” туган телләр республика фестивале уздыру мәйданчыгы булып танылды. Традиция быел  да  сакланды:  уку  йортына тату  милләт вәкилләре булып  Казан (Идел буе) федераль университетында белем  алучы чит ил студентлары  килде. Шулай ук чарада Теләче, Кукмара, Алексеевск мәктәпләре укучылары  да катнашты. Фестивальнең ачылышында  аларны районыбыз, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчеләре тәбрикләде.  “Аралашу кеше өчен зур  кыйммәткә ия. Без сезне бүген  шундый хәлдә   күрәбез.  Вакыт табып фестивальдә  катнашканыгыз  өчен  барыгызга да зур рәхмәт. Һәркемнең  ана теле була һәм аннан да  кадерле  рухи байлык юк. Үзара аралашканда  да һәркем дуслык телендә  аңлаша  алырлык булсын. Өйрәнгәнне  сакларга, яңага омтылырга  кирәк”,–диде район башлыгы Рәис  Миңнеханов һәм студентларны  Саба районында практика  үтәргә  дә чакырды.

    Институт директоры, гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасы мөдире Рәлиф  Җамалетдинов инде дүртенче тапкыр  кунакчыл  Саба  җирендә милләтләр  дуслыгын ныгытуда  мөһим роль уйнаган  чараны  оештыруга шартлар тудырганнары   өчен район җитәкчесенә рәхмәт   белдерде.   Профессор сүзләренә караганда,  хәзер  филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 30га  якын  илдән   1500дән артык  егет-кыз белем  ала. “Бүген без Шәмәрдәнгә иң  талантлы  һәм сәләтле чит ил студентларын алып  килдек  Алар өйрәнү өчен  юкка гына рус телен  сайламаганнар,  Без глобальләшү  чорында яшибез. Бөтен дөньяда аралашу  өчен  кулланыла торган инглиз, кытай, испан телләрен белергә  кирәк.  Алар арасында   рус теле дә мөһим  урынны   алып тора. Ә төрек  дөньясы татар телен дә аңлый. Шуңа  күрә инстуттта белем  алучылар татарчаны да актив өйрәнәләр.  Фестиваль моны  ачык раслар”,– диде Рәлиф  Җамалетдинов.

  Чит ил студентлары төрле юнәлешләр буенча 5 төркемгә бүленеп, татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре, лицей тарихы танышканда, фәнни  лабиринтлар аша үткәндә зур кызыксынучнлык күрсәттеләр, һөнәрчелек  үрнәкләрен теләп өйрәнделәр. Индонезиядән килеп  белем  алучы Викри Сатрия белән һинд  егете Аслам Ханнан аеруча актив студентлар булып чыкты “Сабантуй”  күренешен театральләштерү   вакытында көянтәгә эленгән  чиләк күтәреп, капчык  киеп  йөгерделәр,  чүлмәк ваттылар.  “Барысы да бик ошады. Авыл мәктәбендә робот техникасы, 3D принтерлар булыр дип  уйлап та карамаган  идем. Класс! Мин магистратурада 1нче курста  укыйм, рус телен, әдәбиятын  өйрәнәм. Туган илемә  кайткач,  Калимантан утравындагы Понтианак шәһәрендә  укытачакмын”,– диде Викри Сатрия.

   Татарча кич утыру йоласын караучылар төркеменә ияргән Пакистан егете Хәмид Рази Уллаһ исә, институтны тәмамлагач, барып  чыга  калса, укуын магистратурада дәвам итәргә, рус телен камил өйрәнергә тели. Кулай эш табылса, Казанда калырга да каршы  түгел. “Ни әйтсәң дә, шәһәр минем икенче  йортыма  әйләнде”,– диде Хәмид. Әлеге төркемгә  кергән  студентлар махсус җепләрдән әвәләп итек басарга да өйрәнделәр. Төрекмән  кызлары Шазада Довлетова белән Маһирә Худайбергенова барысыннан да өлгеррәк булып  чыкты.  Алар инде IV  курска җиткәннәр һәм документлар белән эш барып  чыкса, исәпләре – Казанда калу.

   Гвинеядән  килеп, институтның биоинформатика факультетында  белем алучы Камара Абубакар Демба да укучыларны рус телендә  иркен аралашуы белән сокландырды. Яныннан да  китеп  тормадылар, туктаусыз фотосессия ясадылар. “Сорауларны биреп калыгыз. Тагын  кайчан Гвинея егетен күрәсез”,– дип аларны ашкындырды укытучылары. Камара үз Ватаны кухнясы белән таныштырып, дөге ашы, бәрәңге ризыкларының популяр булуын әйтте. Ә җиләк-имеш табыннарыннан   өзелми икән.     

  Алга таба  чит ил студентлары лицей  укучылары өчен мастер класслар үткәрделәр. Әгәр бармаклары телен белсәң, итальяннарга  күп нәрсәне аңлатырга була икән. Үз илендә  университетта  рус теле белгечлеге үзләштергәннән соң, Казанда магистратурада белем  алучы Ликари Камилла (Пезаро шәһәре) 10нчы  сыйныфларны ишарәләр  ярдәмендә аралашырга  өйрәтте.  Соңыннан имтихан да  алды.

Гомумән алганда, фестивальдә катнашу чит телләрне өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, укучыларның коммуникатив компетентлыгын үстерү һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен шартлар тудырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев