«Әниемнең җылы кочагы»
Әниләр көне уңаеннан чаралар дәвам итә
Әниләр көне уңаеннан Лесхоз авыл мәдәният йортында Сабабаш һәм Туктар авыл клублары белән берлектә Әниләр көненә багышланган "Әниемнең җылы кочагы"дип исемләнгән концерт булды. Бу күңелне нечкәртерлек һәм рухи чара иде, ул бик күп кешеләрне әниләренә мәхәббәтләрен һәм рәхмәтләрен белдерү өчен берләштерде. "Шома бас" коллективының якты бию номерлары, үзешчәннәрнең, балаларның күңел җырлары, тирән эчтәлекле шигырь юллары – болар барысы да тамашачыларга гаҗәеп җылы һәм ихлас күңелдән бүләк итте.
Бу кичнең һәр чыгышы эчкерсезлек һәм җылылык белән тулы булып, тамашачыларны елмаерга һәм тирән рәхмәт хисләре тоярга мәҗбүр итте. Әниләр балаларының чыгышларын сокланып карадылар һәм чын күңелдән шатландылар. Һәр чыгыштан соң көчле алкышлар тынмады. Мәдәният йорты фойесында шулай ук фотозона оештырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев