«Әниләребезне бәйрәмдә генә түгел, һәр көнне кадерлик!”
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Әниләр көне – иң якты, иң җылы бәйрәмнәрнең берсе.
Быел да Саба мәдәният йортында районыбызның мөхтәрәм аналары чакырылып хөрмәтләнделәр. Зал тутырып килгән әниләрне муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. “Әниләр көненнән дә зур бәйрәм юк. Сез – тормыш бүләк итүчеләр. Кешелек дөньясында гына түгел, табигатьтәге һәр тереклек өчен әни кирәк. Сез бала дөньяга килгән көннән укытучы хезмәтенә керешәсез. Балалар үстерү белән бергә, төрле хезмәт урыннарыгызда җаваплы вазифалар башкаргансыз. Бу араларда Шәмәрдәндә яшәүче өлкәннәребез 103 һәм 100 яшь тулган туган көннәрен билгеләп үттеләр. Юбилярларның берсе – 8, икенчесе 5 бала тәрбияләп үстергән. Мин күп бала тапкан әниләр озаграк яши икән, дигән нәтиҗәгә килдем. Яшьләргә әле мөмкинлекләр бар. Озын гомерле буласыгыз килсә– күбрәк бала алып кайтыгыз. Әниләрне бәйрәмдә генә түгел, һәр көнне кадерлик”, –диде Рәис Миңнеханов үз чыгышында. Тантанада Килдебәк авылыннан биш бала анасы Гөлия Фәнис кызы Хәлимова “Ана даны” медале белән бүләкләнде. «Миссис Татарстан - 2023» бәйгесендә җиңү яулап, Ростов-на-Дону шәһәрендә узган илкүләм бәйгедә «Миссис Universal — Россия 2023» исеменә лаек булган райондашыбыз – шәхси бию студиясе җитәкчесе Альбина Галиева, бу көнне 79 яшен билгеләп үтүче, Тимершык авылында гомер кичереп, 5 бала тәрбияләп үстергән Фидәния Латыйпова сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде. Әниләргә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәләштергән “Ситса туй” спектакле тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев