Апалар челтәр үрә
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз
Арташ авыл җирлегендә махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм күрсәтү дәвам итә. Шактый зур күләмле эшләр башкарылды. Бүгенге көндә хатын-кызлар тарафыннан маскировка челтәрләре үрү дәвам итә. Алар мобилизациянең беренче көннәреннән үк шушы җаваплы- саваплы эшкә алынган кешеләр. Кылган яхшылыклары үзләренә мең савап булып әйләнеп кайтысын. Сугыш тәмамланып, күңелле чараларда гына очрашырга язсын.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев