Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Арча район мәдәният йортында республика җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмә узды

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Готыф улы Әхмәтов катнашты.

   Кичә  Арча район мәдәният йортында республика җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмә узды - җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Готыф улы Әхмәтов катнашты.

   Семинар кысаларында районыбызның авыл җирлекләре башлыклары республика конкурсы йомгаклары буенча бүләкләргә лаек булдылар. «Татарстан Республикасы АСКсында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» номинациясендә дипломнар белән Булат Мәүлетов (Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы) һәм Рөстәм Мөхәрләмов (Арташ авыл җирлеге башлыгы) бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев