Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Аркаң акка буялган!»

1 апрель –Халыкара көлке көне. Халык телендә ул алдау көне дип тә йөртелә. Чөнки бу көнне алдашу яки шаярту гадәти күренеш итеп кабул ителә.

   Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, әлеге  иң күңелле, уен-көлкегә бай булган бәйрәм моннан ике мең ел элек Борынгы Римда барлыкка килгән. Ә менә Россиядә Көлке бәйрәме Петр I патшалык иткән вакыттан килә. Беренче массакүләм шаярту исә Мәскәүдә 1703 елда була. Көлке бәйрәме уңаеннан 1 апрельдә туган көннәрен билгеләп үтүче райондашларыбызны барлап, әлеге көн аларның холыкларына туры киләме, юкмы икәнлеге белән кызыксындык. Гомумән, кемнедер алдаганнары һәм үзләре алданганнары бармы икән? Сораштыруыбыз шул хакта.

 Имаметдин Гәрәев, Югары Утар авылы.

Быел 1 апрельдә Аллаһ боерса 85нче язымны каршылыйм.  Саба районына килгәнемә дә тиздән  60 ел була.  Элек без  кечкенә вакытларда  туган көннәрне белми идек, чоры шундый булгандыр.  Югары Утар балалар йорты-интернатына килеп эшли башлагач,  1 апрель иртәсеннән үк  районнан  җитәкчеләр, дуслар  шалтыратып котлый башлыйлар иде. Аннан акрынлап туган көннәрне билгеләп үтүләр башланды. Кайбер дуслар 1 апрель – Алдакчылар көне дип тә шаярталар иде. “Ап­рель бөек шәхесләр биргән ай –даһи  шагыйребез  Габдулла Тукай исемен генә атау да җитә. Россия эстрадасы легендасы  Алла Пугачева да шушы айда туган. Тагын бик күп талантлы кешеләрне өстәргә була”, – дип җавап кайтара идем.  Әлбәттә, 1 апрельдә дөньяга килүем холкымда да  чагылыш таба. Гомер буе җаваплы, җитди хезмәттә булсам да  уен-көлке, юморны яраттым.  Кыскасы, кырыс та була алам, шаяруны да аңлыйм. Әмма статусымны төшереп, беркемне дә алдалап йөргәнем булмады.  Үземне дә алдалаганнарын хәтерләмим.

  Бүген Имаметдин Гәрәевичны олы юбилее белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова һәм үзе җитәкләгән хезмәт коллективы да котлады.  Безнең коллектив та ихлас тәбрикләүләргә кушыла. Имам Гәрәевич, Сезгә сәламәтлек, бәхетле, имин картлык, гел шундый оптимист йөрәкле, шат һәм яшь күңелле булып калуыгызны телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев