“Асфальтлы булабыз”, диләр
Районыбызда автомобиль юлларын ремонтлау буенча быел да зур күләмле эшләр алып барыла.
Әйтик, “Татавтодор”ның Саба филиалы төп хезмәт фронтын Килдебәк-Иске Икшермә участогында җәелдерде. Олы Арташ-Татар Икшермәсе авыллары арасында гомумән, юлның өске катламын яңадан сүтеп-җыялар. Транспорт вакытлыча дамбадан төшеп йөри. Аның каравы озакламый машина хуҗаларына “Беткән бу юл” дип әйтерлек урын да калмаячак. Рәхмәт сүзләрен генә кызганмасыннар. Быел участокта 180 миллион сумлык эш башкару каралган. Моннан тыш “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы нигезендә Сабаның кан тамырлары үзәгенә керү юлларын реконструкцияләү дә дәвам итә. Филиал Сатыш-Олы Кибәче юлында да капиталь ремонтны башлады.
Ә Казан-Шәмәрдән автомобиль юлы участогында төзекләндерү тәмамланды инде. Яңарту барлыгы 1,8 километр полотноны үз эченә алды. Объектта асфальтны фрезерладылар һәм вак таш-комлы асфальтбетон катнашмасыннан өске катлам салдылар. Эшләр мәйданы 12 мең квадрат метрдан артып китте. Моннан тыш юл читенең биш мең квадрат метры асфальтогранулят белән ныгытылды һәм горизонталь тамгалар салынды. Ремонт «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында башкарылды.
Шулай ук Балтачның “МДСУ” оешмасы да районыбыз авылларының урам-юл челтәрен төзекләндерү буенча күләмле эш башкара. Авыл хуҗалыгы министрлыгы грантына һәм өстәмә финанслау хисабына Түбән Шытсу, Арташ, Шекше, Килдебәк, Эзмә авыл җирлекләрендә (Олыязның Ленин урамында) урам-юл челтәрен торгызуга 178,729 миллион сум акча каралган. Юл төзүчеләр урамнарга башта 10 сантиметр комлы-гравийлы катнашма җәя, ике тапкыр түшәлгән асфальт та шулкадәр калынлыкта булачак. Инерт материаллар алдан әзерләнгән. “Шекшегә атна башында килгән идек. Бригадада 8 эшче, 6 техника бар, рельефка карап, берничә урынга яңгыр сулары өчен торбалар күмдерелде. Асфальт салучылар өчен таш-ком катламын бүген-иртәгә әзерләп бетерергә иде. Аннары Олыяз авылына күчәбез”, – диде “МДСУ” прорабы Фәрит Гатиятуллин. “Авыл халкы яңарышны күптән көтә инде. Асфальтлы булабыз дип шатланып торалар. Саклап тотарга гына кала”, – диде җирлек башлыгы Радик Хәйретдинов та.
Авылларда муниципаль юл фондыннан да урамнарны асфальтлауга акча каралган. Юл инфраструктурасын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программасы (ЩПС программасы) исә10 авылны колачлар дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев